Чистайда «РобоАрена» хәрби мини-роботлар бәйгесе узды.
Зур булмаган электрон машиналар белән идарә итү осталыгында көч сынашырга республиканың төрле районнарыннан чын робототехника сөючеләр җыелды. Аксубай районыннан мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Андрей Сетров җитәкчелегендәге «Робототехника» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Команда ярышларның барлык этапларын да лаеклы үтте. Аксубайлыларның чыгышы яхшы инженерлык әзерлеге тактикасының уйланылган булуы һәм команданың бердәмлеге белән аерылып торды. Нәтиҗәдә, алар көмеш призер булдылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә робототехника түгәрәгендә балалар зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр һәм ярышларда чыгыш ясаудан зур канәгатьлек алалар. Мини-роботларның көрәш форматы яшүсмерләрдә аеруча кызыксыну уята, чөнки ул конструкторлыкны, программалаштыру, инженерлык фикерен һәм ярыш стратегиясен берләштерә. Мондый чаралар укучыларга алган белемнәрен гамәлдә кулланырга гына түгел, ә дөньяга карашларын киңәйтергә, фикердәшләр белән танышырга һәм үзләрен перспектив техник юнәлешләрдә сынап карарга ярдәм итә.
Фото мәгариф бүлеге архивыннан.
Нет комментариев