Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре 75 процент күләмендә печән әзерләгәннәр

Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә бөтен көчләрен куялар.

Печән хәзерләү өчен 5800 гектардан артык күпьеллык үләннәр мәйданы бүленгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 июньгә 4300 гектардан артык мәйдан чаптырылган. Беренче чабымнан тугыз мең тоннага якын печән әзерләнгән, бу план күрсәткеченең 75 процентын тәшкил итә. 2024 елга печән әзерләү планы – 11893 тонна. Механизацияләнгән звенолар кыйммәтле азык әзерләү өчен һәр сәгатьтән максималь файдаланырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев