Районда Физкультурачылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Алмаз Мингулов котлады.
Ул барлык педагог-тренерларга һәм үз эшләре белән спортчыларны тәрбияләүгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде.
– Сез массакүләм спортны үстерәсез, шулай ук республика чемпионнарын һәм призерларын тәрбиялисез, ә тырыш хезмәтегез белән районның абруен ныгытасыз, – дип билгеләп үтте ул.
Җыелучыларның көчле алкышлары астында район җитәкчесе ТР Спорт министрлыгының Мактау грамоталарын чаңгы ярышлары буенча тренер‑укытучы Рәис Бикушевка, волейбол буенча тренер‑укытучы Ольга Васильевага, футбол буенча тренер‑укытучы Александр Лодоркинга тапшырды.
Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәтен кадрлар буенча белгеч Елена Быкова алды.
Физкультурачылар көне уңаеннан намуслы хезмәтләре, физик культура һәм спорт үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен, шулай ук юбилей даталары уңаеннан тренер-укытучы Фәрхәт Гайнуллин, инструктор-методист Айрат Гайнуллин; спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырган, шулай ук юбилей даталары уңаеннан хезмәткәрләр Евгений Илюхинның Виталий Маркин, Алевтина Денисова, Валерий Евлеев район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев тармак хезмәткәрләрен Физкультурачылар көне белән котлады. Ул район Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын әйдәп баручы хисапчы Рузилә Яруллинага, медицина хезмәткәре Ләйсән Абраровага, баскетбол буенча тренер‑укытучы Сәяр Кәлимуллинга, чаңгы ярышлары буенча тренер‑укытучы Рәмис Бикушевка, инструктор‑методист Наталья Тимофеевага, машина йөртүче Сергей Якушкинга тапшырды.
Нет комментариев