Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермеры республика Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләп үтелде

ТР Министрлар Кабинетыннан Рәхмәткә фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Авдеев лаек булды

Владимир Максимович фермерлык эшчәнлеген районда беренчеләрдән булып – 1992 елда башлый. Ул вакытка Пономаревка бетеп барган авыл була. Авыл янәшәсендә ул җир участогын рәсмиләштерә һәм гаиләсе белән бирегә эшләргә һәм яшәргә күченә. Бүгенге көнгә кадәр ул сайланган юлына һәм, елның теләсә кайсы фасылында матурлыгы белән сокландырган җирлеккә тугры кала. Фермер тырышлыгы белән бу торак пункт бер хуҗалык белән район картасыннан юкка чыкмый һәм аның территориясендә тәртип саклана.

Авдеев крестьян-фермер хуҗалыгы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 60 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бер ел эчендә 766 центнер сөт, 18 центнер ит җитештерелгән. Җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен фермер кирәкле техниканы сатып алган. Крестьян-фермер хуҗалыгы азык культураларыннан тотрыклы уңыш ала. Эшлекле сыйфатлары һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында фермер үз эшен уңышлы алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев