Аксубай егете кул эшләре өчен Диплом белән бүләкләнде
Алмаз Камилов «Чиксез талантлар» VI яшьләр республика фестиваленең «Детальләрдәге матурлык» номинациясендә җиңүче булды.
«Яшь талантлар фестивале» проекты җитәкчесе аңа җиңүче Дипломы һәм иҗади өлкәдә алга табада уңышларга ирешүен теләп Кубок тапшырды.
Алмаз бу фестивальдә дүртенче тапкыр катнаша һәм һәр тапкыр уңышка ирешә. Ул бу юлы декоратив-кулланма сәнгать буенча эшләр тәкъдим иткән.
Ул район мәдәният йортының «Горница узорница» халык һөнәрләре остаханәсенең актив катнашучысы.
– Резидә Гатина җитәкчелегендә без өйдә кулланыла торган кызыклы әйберләр ясарга өйрәндек, – дип билгеләп үтте Алмаз Камилов. – Милли стильдәге аппликацияләр – органайзер, кайнар ризыклар өчен такталар, тартмалар. Бу әйберләрне мин фестивальгә тәкъдим иттем. Һәм жюриның аларны югары бәяләвенә бик шатмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев