Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай авыл хуҗалыгы ярминкәсе бөтен районны җыйды

Аксубайның мәдәният йорты каршындагы мәйданда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Иртәдән үк мәйдан янында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермер хуҗалыкларының ашлык культуралары, тюкланган печән төялгән автомобильләре җыелды. Алар артыннан мәктәпләр, балалар бакчалары вәкилләре, эшмәкәрләр, шәхси эшмәкәрләр килде. Сәгать сигездә монда инде сәүдә гөрли иде. Мәгариф учреждениеләренең сәүдә рәтләре, берсе икенчесеннән матуррак булып, көзге мотивта бизәлгән иде.

Киштәләрдә көзге нигъмәтләр – кабак, кәбестә, декоратив җимешләр урын алган. Сатучылар бәрәңге, кишер, бал, май, сөт консервланган яшелчәләр тәкъдим иттеләр.

Ярминкә мәйданын район башлыгы Камил Гилманов әйләнеп чыкты, ассортимент белән кызыксынды, сәүдә нокталарында сатучылар, сатып алучылар белән аралашты.

– Сәүдә оештырган өчен бик зур рәхмәт, – дип рәхмәт белдерделәр район үзәге пенсионерлары. – Үзеңнекеләрдән сатып алу рәхәтрәк, районда үстерелгән продукциянең сыйфатлы, яхшы булуын беләсең.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район үзәгенең 23 мәктәбе һәм биш балалар бакчасы катнашты. Алар артып калган яшелчәләр белән сату иттеләр, шуның белән ярминкәдән кергән акчаны үз ихтыяҗлары өчен кулланырга мөмкинлек алдылар. 3 нче мәктәпнең сәүдә ноктасы янында пенсионерларны плов, кайнар чәй белән сыйладылар. Шулай ук кайбер мәктәпләр коймак, бәлешләрдән авыз итәргә, чәй белән сыйланырга тәкъдим иттеләр.

Сатып алучылар арасында күпчелекне өлкән буын кешеләре тәшкил итте. Алар кышкы запасларны тулыландырыр өчен товарларны теләп сатып алдылар.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлекләре булган аксубайлылар ашлык төялгән йөк машиналарына якынлаштылар, капчыкларны үлчәп, үз транспортларына төяделәр.

Ярминкәдә катнашучыларның кәефе күтәренке иде, мәйданда музыка, өлкән буын кешеләренә карата игелекле хезмәтләре өчен котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев