Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«АКСУ» чемпионнар командасына бүләккә – спорт мәйданчыгы

Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән милли проектларны гамәлгә ашыралар.

Алар Аксубай районында да тормышка ашырыла. Әйтик, «Демография» илкүләм проекты кысаларында Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп территориясендә мини-футбол буенча спорт мәйданчыгы төзелә.Спорт корылмаларын нәкъ менә әлеге мәктәп стадионында төзү очраклы түгел.

Барысы да тренер-укытучы Валерий Павловның 2003-2004 елгы кызларның «АКСУ»  футбол командасының  казанышларын  ишетеп белә. «Аксу»  футбол командасы Бөтенроссия турнирларының “Мәктәпкә Мини-футбол», «Күн туп» исемле  региональ ярышларында, укучылар спартакиадаларында  мәктәп командалары арасындагыярышларда   күп тапкырлар  призер булды.

Команда «Балалар спорты» проектының «Ишегалды футболы» юнәлешен тормышка ашыруга актив кушылды. Ел саен мәктәпнең футбол командасы беренче урыннарны яулый һәм районның иң көчле командасы буларак республика беренчелегендә катнаша.

– Без «Юность» спорт комплексында шөгыльләнәбез, әмма яшь футболчылар һәрвакыт үзләренең футбол спорт мәйданчыгы турында хыялландылар, – ди тренер Валерий Павлов.

Ясалма өслекле футбол мәйданчыгы турында үзе дә хыялланганын белдерде. Балалар өчен җан атып, тренер РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова янына кабул итүгә язылды һәм әлеге проблеманы яңгыратты. Спорт мәйданчыгы мәктәптә депутатның шәхси катнашуы нәтиҗәсендә  барлыкка киләчәк, ә аның төзелеше «Бердәм Россия» партиясе астында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында бара.

Ольга Павлова үзе, Россиянең атказанган тренеры шәхсән республика Уявында «АКСУ» чемпион-командасы белән танышты, спортчыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьевка тәкъдим итте. Абсолют җиңүчеләргә футбол һәм мини-футбол туплары һәм спорт инвентаре тапшырды.

Спорт белән шөгыльләнү - ул Россиядә яшәүче яшь гражданнарның  сәламәт һәм актив тормыш формалаштыру өчен мөмкинлек. Соңгы 10 елда спортны тормыш нормасы буларак сайлаучылар саны 40 процентка кадәр арткан, ә Россия Президенты Владимир Путин куйган бурыч – 2024 елга  бу күрсәткечне 55 процентка кадәр күтәрү, - дип билгеләп үтте Ольга Ивановна. - Ягъни илебез халкының яртысыннан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп ителергә тиеш. Һәм, әлбәттә, бу максатка ирешү өчен иң нәтиҗәле корал – массакүләм, ишегалды балалар спортын үстерү.

РФ Дәүләт Думасы депутаты балаларны яшьтән үк физик культура белән тәрбияләргә һәм үз-үзеңә, сәламәтлегеңә, киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәклеген билгеләде. Бүгенге көндә барлык министрлыкларның, ведомстволарның, иҗтимагый оешмаларның бер – берсе белән максималь тыгыз элемтәдә  эшләвен, өстенлекле дәүләт бурычларының берсе булып -россиялеләрнең сәламәт, акыллы, көчле яшь буынын тәрбияләү буенча уртак комплекслы программаларны тормышка ашыруны  ассызыклап үтте.

Виталий Тимирясов исемендәге 1-нче номерлы мәктәп территориясендә мини-футбол буенча спорт мәйданчыгын тапшыруны июль ахырына көтәләр, ә инде август аенда ук күнегүләрне башларга ниятлиләр. Спорт мәйданчыгы торак микрорайонында мәктәп территориясендә төзелгән, шуңа күрә аңа икеләтә ихтыяҗ бар.

Тренер Валерий Павлов ышандырганча, спорт мәйданчыклары төзелешен тәмамлау белән алар өчен тагын да җаваплы бурыч булып  кече яшьтәге команданы өйрәтә башлау тора, чөнки «АКСУ» командасының өлкән укучылары быел мәктәпне тәмамлаган. Әмма алар зур горурлык белән әлеге спорт мәйданчыгы төзелүдә команданың мәктәп һәм районның спорт уңышларына керткән өлеше аркасында төзелде дип әйтә алалар.

«Бердәм Россия» фракциясе инициативасы белән ТР Дәүләт Советында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде, муниципаль районнарда бу эшне шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе алып бара. Һәр гражданин да объектны төзүне шәхсән контрольдә тота ала – моның өчен VMESTE.TATAR. сайты булдырылды.

Татарстанлылар фотоконтроль акциясен оештыручыларга объектлардан фотосурәтләрне np.photomat@yandex.ru.  почтасына җибәрә ала. Алга таба фотолар VMESTE.TATAR, интернет-порталына эләгәчәк. Теләгән һәркем алар белән таныша, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүматны белә алачак.

Зинаида Леонтьва фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев