Чара сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, конкуренцияләрне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин һәм Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев катнашында узды.
Форумга партия активы, районның башкарма хакимияте, хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Очрашуның модераторы булып район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин чыгыш ясады.
Форум экранда Халык программасын башкаруның төп нәтиҗәләрен күрсәткән видеоролик күрсәтүдән башланды.

«Халык программасы» 2021 елның августында кабул ителде. Бу партиянең ил гражданнарының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә формалаштырылган һәм тормышның барлык өлкәләренә кагыла торган стратегик документы. Ул ил халкы, һәр төбәк һәм муниципаль берәмлек тарафыннан, кеше тирәсендә һәм кеше өчен булдырылды. «Халык программасы» кысаларында Россиядә меңләгән мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, мәдәни-ял үзәкләре, йөзләгән спорт объекты төзелде, ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартылды, социаль газлаштыру программасы буенча 900 меңнән артык йортка газ кертелде.
Район башлыгы Алмаз Мингулов районда соңгы биш елда башкарылган эшләр, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә гамәлгә ашырылган проектлар, төзелеш, төзекләндерү, волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм программалары турындагы хисап белән чыгыш ясады.
– Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше рейтингында Аксубай районы 27 нче урында тора, – дип билгеләп үтте ул. – Төп капиталга инвестицияләр күләме 2025 елда 4,5 млрд. сумга җитте, 2026 елның 1 кварталында 32,3 процент үсеш – 0,9 млрд. сум, бу узган ел белән чагыштырганда 137,7 процент тәшкил итә, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Алмаз Мингулов хисап чорындагы коммуналь инфраструктурадагы эшне яктыртты – гомуми суммасы 118 млн сумлык 20 эре проект гамәлгә ашырылган; төзекләндерү өлкәсендә 114 млн сумлык 11 проект гамәлгә ашырылган; юлларны капиталь ремонт һәм төзү буенча – 3,5 млрд сумлык 102 объект; районның спорт инфраструктурасын үстерү кысаларында 160,3 млн сумлык 3 объект төзелгән һәм модернизацияләнгән; «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында районда 158 миллион сумлык 20 медицина объекты яңартылган; торак өлкәсендә 88 миллион сумлык 31 чара гамәлгә ашырылган. Шулай ук ул муниципаль проектлар һәм гаиләләргә ярдәм программалары турында сөйләде. Бала туганда матди ярдәм чаралары: туганда — 10 000 сум, дүртенче бала туганда – 50 000 сум. 78 гаилә 1,2 млн сумлык түләүләр алган.
Нотыкчы СВО катнашучыларына ярдәм итү мәсьәләләренә тукталды. Районның 205 гражданы махсус операция зонасында Ватанны саклый, волонтерлык акцияләрендә 350дән артык волонтер катнаша. СВО зонасына 52 гуманитар кәрван илтеп тапшырылган, күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 154 млн сум тәшкил иткән.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үз чыгышында республиканың соңгы 25 елдагы казанышларын – социаль инфраструктураны үстерү, кече һәм урта бизнеска, авыл хуҗалыгына һәм юл челтәренә ярдәм итү буенча конкрет казанышларны һәм планнарны чагылдырды.
Россия парламент вәкиле район командасының территория үсешенә керткән өлешен бәяләде һәм яңа бурычлар билгеләде.
– Традицияләре, туган җиргә карата хисле мөнәсәбәте белән көчле булган Аксубай районы халкына рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул. – Бу безнең бөек илебезнең киләчәк үсеше өчен бик мөһим өлеш.
Форум спикеры Илнур Галиев проектларны гамәлгә ашыруда һәм эшләрнең сыйфатын тикшереп торуда дәүләт хакимияте органнары белән багланышларның ролен ассызыклады.
Форумда аерым блок буларак яңа республика проектын — Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын тәкъдир иттеләр. Гражданнарның һөнәри казанышларын һәм намуслы хезмәтен җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатында 2026 елның 1 маенда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән ТРның Электрон мактау тактасы булдырылды. Проект хезмәт традицияләрен саклауга һәм алга таба үстерүгә, хезмәт кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтне ныгытырга ярдәм итә. Ул төрле һөнәр ияләренең Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен ачык күрсәтә. Алмаз Мингулов билгеләп үткәнчә, Аксубай районында Мактау тактасына кертү өчен 80 оешмадан 103 кандидатура бирелгән: педагоглар, медицина хезмәткәрләре, аграрийлар, нефтьчеләр, юл төзүчеләр һәм эшмәкәрләр. «Татарстан горурлыгы» платформасын ачу август башына планлаштырылган; август-сентябрь айларында ачык чаралар һәм лауреатларга исем таныклыклары тапшыру булачак.

Форумны тәмамлап, район җитәкчесе катнашучыларга 18-20 сентябрьгә билгеләнгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашырга чакырды.
– Һәр тавыш – республика язмышында шәхсән катнашу ул, – дип ассызыклады ул.
Нет комментариев