Әгъзам Гобәйдуллин Яр Чаллының элеккеге мэрын искә алды, аның Аксубайдагы каберенә чәчәкләр салды
Соңгы яңалыклар

Әгъзам Гобәйдуллин Яр Чаллының элеккеге мэрын искә алды, аның Аксубайдагы каберенә чәчәкләр салды

Аксубай районына эш визиты белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде.

Ул Аксубай үзәк район хастаханәсенең һәм Яңа Дума мәдәният йортының капиталь ремонттан соң терапия бүлекчәсен, Яңа Кармәт авыл җирлеге башкарма комитетының административ бинасын, Яңа Думада Авыл көнен ачуда катнашты.

Тантаналы чара башланганчы Әгъзам Гобәйдуллин район башлыгы Алмаз Мингулов белән бергә Чаллының элеккеге мэры, якташыбыз Рәшит Хәмәдиевне искә алды, Аксубай бистәсендәге мөселман зиратында аның каберенә чәчәкләр салды.

Әгъзам Самат улы билгеләп үткәнчә, Рәшит Сәет улы халык мэры булган, кешеләр белән әңгәмә өчен һәрвакыт ачык булган һәм автошәһәр формалашу чорының көчле идарәчесе буларак хәтердә урын алган. Ул аның үзенең туган ягын, Аксубай районын, үзе идарә иткән шәһәрне һәм республикабыз файдасына эшләгән кешеләрне яратканын аерым билгеләп үтте.

 


Нет комментариев