Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Афәрин, самбочылар!

Безнең спортчылар кабаттан казанышлары белән сөендерәләр.

Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылында “Старт“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында самбо буенча ярышларда 7 тапкыр РФ Чемпионы, осталар арасында самбо буенча көч сынашуларда 7 тапкыр Россия Чемпионы, осталар арасында үткән самбо буенча ярышларда 7 тапкыр Дөнья Чемпионы булган Россиянең атказанган тренеры Иван Песоцкий истәлегенә багышланган самбо буенча Ачык турнир үтте. Анда традиция буенча Идел буеннан һәм якын-тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр – 250 дән артык спортчы катнашты.

Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар әлеге ярышларда Аксубайны лаеклы тәкъдим иттеләр. Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Андрей Андреев оста көрәш алымы күрсәтте һәм  71 килограммлы авырлык үлчәмендә беркемгә дә ярыш беренчелегенә өмет калдырмады.

Аксубайның 1 нче мәктәбеннән Иван Куклин икенче урынны яулады. Шул ук мәктәптә белем алучы Адель Садыйковка турнирның бронза җиңүчесе булу бәхете елмайды. Дмитрий Куклин исә призлы урынны яулар өчен бик аз гына очко туплый алмады. Җиңүчеләр һәм призерлар ярышлардан бүләкләр һәм акчалата премияләр алып кайттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев