Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

77 литр спирт йолып алганнар

Аксубайда яшәүче бер ханымның хуҗалыгыннан 77 литр алкоголь продукциясе, фаразлаганча, спирт йолып алынган.

Составында спирт булган продукция салынган үтә күренмәле 5 литрлы сыешлыклар аның йорт биләвендә урнашкан каралты-кура бинасында тикшерү барышында табылган.  

Полиция хезмәткәрләре табылдыкны йолып алып, Түбән Кама Дәүләт алкоголь инспекциясенә карар кабул итүгә җибәргәннәр. 

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча бүлеге өлкән опервәкиле, полициянең өлкән лейтенанты Алексей Ионов сүзләре буенча, алкоголь һәм составында спирт булган азык продукциясен физик зат тарафыннан ваклап сату (алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булган оешма белән, яки алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булмаган оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган физик заттан тыш), әгәр бу гамәл өчен җинаять җәзасын бирү каралмаган икән, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне йолып алу белән 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. 

Әгәр дә тикшеренүләр йолып алынган составында спирт булган продукциядә кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр булуын дәлилли икән – сатучыны җинаять җәзасы көтә.

Полиция хезмәткәрләре җәмәгатьчелекне алкогольле составында спирт булган продукцияне канунсыз сату фактларын игътибарсыз калдырмаска, алар турында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә, Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки “Халык контроле”нә хәбәр итәргә чакыра.

Шуңа өстәп, ТР “Халык контроле” ДМСнда мондый фактларны хәбәр иткән өчен кулланучыларны акчалата бүләкләү каралган. Татарстан Республикасының бөтен гражданнары да 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акчалата түләүләр алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев