12 сәгать эшлиләр
Аксубай китапханәчеләре 12 сәгатьлек эш графигына күчтеләр.
Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева сүзләренә караганда, мондый график буенча эшләү теләге күптәннән туган булган. Хәзер балаларын бакчадан алып кайтканда китапханәгә кергән әти-әниләр, ашыкмыйча, иркенләп китап сайлый алалар.
Шулай ук балалар сәнгать мәктәбеннән кайтучы балалар да. Моннан тыш, китапханәчеләр кичке укулар оештыру уе белән дә янып йөриләр.
Ялны болай оештырганда эшче яшьләр өчен китапханәгә үз төркемнәре белән килә алу мөмкинлеге туачак, ә балалар кышкы озын кичләрне әниләре белән биредә ял итеп үткәрә алачак.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев