Генерал-майор беренче укытучысы турындагы истәлекләре белән уртаклашты
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Генерал-майор беренче укытучысы турындагы истәлекләре белән уртаклашты

Аксубай мәктәбе укучылары Үзәк хәрби округы инспекторы белән очраштылар

Очрашу Аксубайның 1 мәктәбендә «Сыйныф очрашулары» Бөтенроссия проекты кысаларында узды.

Анатолий Петрович Молоствов үз гомерендәге беренче дәрес, укытучы һәм мәктәп белән беренче танышу турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Офицер башта – Югары хәрби училищеда, аннары Хәрби академиядә уку елларына да тукталды.

Кунак билгеләп үткәнчә, һәр укытучы аның язмышында үзенең кабатланмас эзен калдырган.

– Укытучыларыгызны саклагыз, – диде ул балаларга мөрәҗәгать итеп. – Еллар узгач сез алар турында рәхмәт хисләре белән искә алырсыз.


Нет комментариев