Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

3 нче Аксубай урта мәктәбе мәйданчыгында туган Татар теле көне үтте

Гаилә елы кысаларында район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган чара иң яхшы шигырь сөйләү, җыр һәм бию башкару бәйгеләре рәвешендә узды

Чарада татар теле укытылган районның барлык мәктәпләре катнашты, катнашучыларны Туган тел көне тарихы белән таныштырдылар.

– Без күпмилләтле дәүләттә яшибез. Һәр милләтнең үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше бар. Һәм, әлбәттә, тел, – диделәр оештыручылар бәйрәмне ачып. – Моны аңлаган кеше янәшәдә яшәүче милләтләргә хөрмәт белән карарга өйрәнә һәм аның күңеле күпкә баерак, димәк,ул бәхетлерәк тә булачак.

– Бүгенге чараның төп максаты – яшь буында янәшәдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү, – диде мәгариф бүлегенең методика бүлеге белгече Айгөл Хәмитова. – Чөнки бәйгедә чуаш балалары да, руслар да катнаша. Һәм, әлбәттә инде, үз телеңне сакларга, аңа тагын да күбрәк кызыксыну уятырга.

«Шигырь» номинациясендә чарада катнашучылар туган телнең матурлыгы һәм байлыгы, кече ватан, ана, гаилә турында шигырьләр укыдылар. Һәм моны шулкадәр ихлас башкардылар ки, залда битараф кеше юк иде.

Җырларны да катнашучылар шулай ук хисле итеп, эчтәлекнең тирәнлеген, композиторларның һәм авторларның уйларын тоеп башкардылар.

Яңа Ибрай урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Гүзәл Әхмәтова җыр башкарганда зал тынып калды. Бу шулкадәр югары дәрәҗәдә эшләнде. Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Екатерина Горбунова татар җырын үз телендәге кебек ачык, матур итеп башкарды, тамашачылар аның чыгыш да шулай ук җылы кабул итте. Катнашучылар шигырьләрне дә, җырларны да, биюләрне дә бертөрле энтузиазм белән башкардылар.

Бигрәк тә Иске Мокшино һәм Яңа Ибрай урта мәктәпләре укучылары куелышында бию һәркемгә ошады. Аксубайның 2 нче мәктәбе укучылары тәкъдим иткән традицион «Аулак өй» һәм 1 нче мәктәпнең яшь артистлары куйган «Сабан туе» күренешләре залны гына түгел, жюрины да әсир итте.

Бәйге нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев