Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гади егет булып китте – офицер булып кайтты

Якташыбыз, 2 нче Аксубай мәктәбе чыгарылыш укучысы, утыз яшьлек Егор Крайнов хәрби бурычны үтәгән өчен Батырлык орденына лаек булды.

Бүләкне аңа  Ростов-на-Дону шәһәрендә үткән Көньяк хәрби округы Хәрби советы утырышында оборона министры урынбасары, Баш хәрби-сәяси идарә җитәкчесе генерал-полковник Андрей Картаполов тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң Егор кече ватаны Аксубайга, районда хөрмәткә лаек әти-әнисе – Лола Каримовна һәм Николай Федорович Крайновларны   күрергә кыска вакытлы ялга кайтты.

Ә без аны, гәзит укучыларга һәм яшь буынга хәзерге заманның тагын бер герое турында сөйләр өчен, үзебезгә редакциягә чакырдык.
Егор Аксубайда туып-үсә, башта сигезьеллык мәктәптә, аннан соң район үзәгенең 2 нче мәктәбендә белем ала.

– Илеңне, җиреңне, халкыңны саклап  Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы, –  дип сөйли Егор Крайнов. – Мин беркайчан да  яхшы укучылар исәбендә булмадым, әмма һәрвакыт спорт белән шөгыльләндем һәм җиденче сыйныфта укыганда хәрби буласымны төгәл белә идем инде.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан танк училищесына укырга керә, ике елдан оркштат чараларына бәйле Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомумгаскәрләр команда училищесына күчерелә.

Билгеләмә буенча Кавказ артына Россия гаскәрләренең 102 нче хәрби база (Россия гаскәрләренең әлеге төбәктәге бердәнбер базасы) төркеменә җибәрелә. Хәзер исә Егор капитан званиесендә  Карачаево-Черкесскта 49 нчы Көньяк хәрби округы гомумгаскәрләр Армиясенең 34 нче аерым мотоукчылар бригадасында эзләнү батальонының  эзләнү ротасы командиры булып хезмәт итә.

Башка хәрбиләр кебек, капитан Крайнов та күп сөйләргә яратмый. Нәкъ менә нинди хәрби бурычны һәм кайда үтәгәнен  ул сер итеп калдырды. Әмма үзенең Көньяк хәрби округта хезмәт итүе, сугышчан бурычларны хезмәт командировкалары вакытында үтәве турында бәян итте.

Чыгарылыш укучысын дәүләт бүләге алуы белән беренчеләрдән булып үзе белем алган  2 нче мәктәптә котладылар. Бирегә ул ялга кайткан саен килә һәм, үзе сөйләгәнчә, мәктәпнең спорт мәйданчыгында  абыйлары белән футбол уйный.

Без фойега килеп кенә кердек, мәктәпнең техник персоналы “Безнең Егор – безнең йөгерешче“ дип елмаеп каршы алды. Мәктәп үзенең чыгарылыш укучысын онытмый!

– Дөресен әйтим, мин бүген директор кабинетында беренче тапкыр, укыган вакытта бер генә тапкыр да булырга туры килмәде, – ди 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев