Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында Марат Җәббаров эш сәфәре белән булып китте

Кичә районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

Районның авыл хуҗалыгы тармагы эше белән танышу «Волга-Селект» ҖЧҖеннән башланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән бергә Марат Җәббаров Рус Камәте авылы янындагы автоматлаштырылган эремә җитештерү объектын карап чыкты. Әлеге объектның эш күләме 380 тонна тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук ашлык киптерү комплексының (1нче линия) эше белән дә танышты, аның ашлык чистарту җитештерүчәнлеге – сәгатенә 200 тонна, ашлык киптерү эшчәнлеге – сәгатенә 80 тонна. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре планнары белән уртаклаштылар – ел ахырына кадәр монда тагын ике склад бинасын файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

Район территориясендә «Волга-Селект» ҖЧҖе башлыча бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар игү белән шөгыльләнә һәм ел саен мул уңыш ала. Быел да югары уңышка нигез салынган. Делегация көзге бодай һәм көзге рапс мәйданнарында булды. Ведомство җитәкчесе үсемлекчеләрнең эшен иң яхшы позициядән бәяләде.

Районның АПК эшчәнлеге белән танышу «Чистай» ХКның «Аксу-Агро» ҖЧҖ филиалында дәвам итте, ул элеккеге «Автомат» дуңгызчылык комплексы территориясендә урнашкан. Холдинг компаниясе башкарма директоры урынбасары Иван Шугаев объект буенча экскурсия үткәрде һәм әлеге авыл хуҗалыгы мәйданчыгын үстерүнең алдагы планнары белән уртаклашты.

Бүген бу объект заманча киптерү комплексыннан гыйбарәт. Бетон мәйданчык төзекләндерелгән, бүгенге көндә тагын ике ашлык киптерү агрегаты һәм әзер продукцияне саклау урыны төзелә.

Тарханка авылында урнашкан Валерий Сапеев КФХның каз үрчетү фермасы сәфәрнең соңгы объекты булды. Узган ел хуҗалыкта 20 мең баштан артык кош үстерелгән. Фермага дәүләт грантлары белән хуплана. Киләчәктә чалу һәм кош итен эшкәртү цехлары эшен җайга салу планлаштырыла.

Бу мәйданчыкта Марат Җәббаров районның эшлекле активы, фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.

– Ел уңай бара, – диде ул. – Без көзге культуралар, аннары чәчү вакытында тоташ яңгырлар явуы өчен борчылдык. Барысы да әйбәт тәмамланды, чәчү эшләрен башкарып чыктык, терлек азыгы әзерләү бара, игеннәр өлгерә, басуларда сиптергечләр эшли. Игенчеләр үсемлекләрне тукландыру, яклау чаралары белән булачак уңышка ярдәм итәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Аксубай районының республикада авыл хуҗалыгы буенча рейтингта 21 нче урында торуын билгеләп үтте. Ул яңа команда ярдәмендә авыл хуҗалыгы тармагын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәреп булыр дигән ышаныч белдерде. Министрлык җитәкчесе шулай ук федераль һәм республика программаларына тукталды, җыелучыларны аларда актив катнашырга өндәде һәм очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев