Һава шартларын исәпкә алып, тантаналы озатуны җылы һәм уңайлы шартларда – район мәдәният йортында үткәрергә карар кылынды. Ватанны яклаучыларга хәерле юл теләргә йөзләгән аксубайлы килде. Алар арасында туганнары, дуслары, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтендә катнашучылар, район оешмалары һәм ведомстволары вәкилләре бар иде.
0
0
Нет комментариев