фото

Аксубай хезмәтләре оператив эшләделәр: кешеләрне «коткардылар», объектны «куркынычсызландырдылар»

Районда гражданнар оборонасы буенча махсус-тактик өйрәнүләр үтте.

Вводныйны эшләү өчен башкарма комитет бинасы янында районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык хезмәтләр җыелды. Алар арасында – МЧС, медицина, газ, юл, ветеринария, электр, азык-төлек белән тәэмин итү хезмәтләре һ.б. бар иде. Өйрәнүләр төгәл һәм бердәм үтте, кешеләрне коткару һәм янгынны сүндерү «операциясе» санаулы минутлар эчендә тәмамланды.

Нет комментариев