Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Юбилей уңаеннан бүләкләр

Узган шимбәдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Ял көне булуга карамастан, үзәк ишекләре ачык иде. Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре көне уңаеннан оешма ветераннары да кунакка килгән. - Ил өчен катлаулы булган елларда, предприятиеләр ябылган һәм кризис вакытында да сез үз эшегезне оешкан төстә башкардыгыз, - дип...

Узган шимбәдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бәйрәмчә мохит хөкем сөрде.


Ял көне булуга карамастан, үзәк ишекләре ачык иде. Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре көне уңаеннан оешма ветераннары да кунакка килгән.

- Ил өчен катлаулы булган елларда, предприятиеләр ябылган һәм кризис вакытында да сез үз эшегезне оешкан төстә башкардыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм ветераннарына район башлыгы Камил Гилманов. - Сез районга һәм эшсез калган гражданнарга файда китереп, күп кенә республика программаларында катнашасыз. Үз бурычыгызны намус белән үтисез. Сезгә куйган хезмәтегез өчен ихлас күңелемнән рәхмәт белдерәм!

Бәйрәм алдыннан һөнәри осталык буенча республика бәйгесе нәтиҗәләренең билгеле булуы да тантанага шатлык өстәде. Җитәкче белгеч Венера Стоянова беренче урынны яулады. Коллегаларының көчле алкышлары астында Камил Гилманов Венера Стояновага хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры имзалаган җиңүче дипломын тапшырды.

Намуслы хезмәтләре өчен Елена Сенчева, Розалия Рәхмәтуллина һәм Елена Жаренова район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар.

Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән ихластан котлап, Аксубай мәшгульлек үзәгенең республикада яхшы позиция биләвен билгеләп үтте. Аның нигезендә, һичшиксез, һәр хезмәткәрнең керткән хезмәт өлеше ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев