Борынгы чишмә яңача челтерәп ага башлады
Соңгы яңалыклар

Борынгы чишмә яңача челтерәп ага башлады

Урмандеево авылында бөтен тирә-як өчен мөһим булган бер вакыйга булды.

Җирле фермер Алексей Кондратьев инициативасы белән авыл янындагы Саврушка елгасы буендагы чишмә яңартылды. Күп еллар дәвамында авыл халкы чиста су алырга йөргән бу урын хәзер төзек һәм уңайлы ял зонасына әйләнде.

Эшләр әле тәмамланмаган, авыл энтузиастының бу территория буенча башка планнары да бар.

Фото Ирина Гордеева

Күп кенә кешеләр, шул исәптән Алексейның үзе өчен дә, бу чишмә – шәхси тарихның бер өлеше.

– Элек, бала чакта, әни безне чишмәгә суга җибәрә иде, хәтта кыш көне дә суны шуннан ташый идек, – дип искә ала фермер. – Флягаларга тутырып, чана белән өйгә алып кайта идек.

Авыл халкы бу суны һәрвакыт эчте, аның чисталыгын һәм тәмен югары бәяләде.

Чишмә ничек үзгәргән

Хәзер чишмә бөтенләй башка төс алды. Чишмәне төзекләндерү якынча бер миллион сум күләмендә зур чыгымнар һәм җитди хезмәт таләп итте. Алексей Кондратьев бу катлаулы участокта эшләрне башкару өчен үзенең шактый күләмдәге шәхси акчасын салган һәм аның тирә-ягын яхшыртырга теләүчеләрне үз тирәсенә туплады.

Суның каналдан агып чыгуы өчен инженерлык системасы булдырылган, торбалар салынган, ташлардан саклагыч корылмалар төзелгән. Чишмә алдындагы мәйданчыкка брусчатка түшәлгән. Купель (чуму урыны) төзелгән – хәзер чишмә суына чумып та була.

Чишмә өстендә ышанычлы түбә барлыкка килгән. Ул бу урынны яңгырдан һәм кардан саклый. Чишмә яны кичләрен аеруча матур күренә.

Халыкка уңайлы булсын өчен, килү юлы да ясалган. Хәзер чишмә янына машина белән җиңел генә килеп, су алып һәм ял итеп китәргә була. Территориядә агачлар утыртырга планлаштыралар, киләчәктә монда нинди матур почмак булачагын күз алдына китерү дә рәхәт.

Яхшы гамәл

Чишмәне төзекләндерү – Алексей Кондратьевның беренче изге гамәле генә түгел. Ул Урмандеево авылы зиратында гыйбадәтханә төзү инициаторы да булды. Корылма матур итеп бизәлгән, гөмбәзе дә бар.

Нәкъ менә шундый гамәлләр – эшлекле кайгыртучанлык, хуҗаларча караш һәм туган җиргә булган чын мәхәббәт авылның йөзен билгели. Бу – чын, иҗади ватанпәрвәрлек: үзең яшәгән урынны ямьлерәк һәм яхшырак итәргә омтылу.


Нет комментариев