Җөмһүрият уңышында районның да өлеше бар
Яңалыклар

Җөмһүрият уңышында районның да өлеше бар

Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге Аксубай муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә үткән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашты.

Фото из архива редакции

Аның составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, шулай ук агрофирмалар, район хезмәтләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре бар иде.

Чара барышында 2026 елгы урып-җыю кампаниясенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул авыл кешеләренең хезмәт сөючәнлеге аркасында Татарстанның илдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитди җитештерүчеләрнең берсе булу позициясен ныклы тотуын ассызыклады.

Агымдагы елда лаеклы уңыш үстерелде — 4 миллион тонна бөртекле культуралар җыеп алынды. 2,5 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 миллион тоннадан артык майлы культуралар орлыгы җыеп алу планлаштырыла. Терлекләрне продуктив кышларту өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.

Бу нәтиҗәгә районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә лаеклы өлеш кертте. Республика Рәисе үзенең чыгышында җитештерү алдынгылары арасында «Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы комбайнчысы Җәүдәт Сафиуллинны да атап үтте.

Игенче һәр елны комбайнчылар арасындагы республика бәйгесе җиңүчеләре исәбенә керә. Кыр батырының җилкәсендә үсемлекчелек тармагында дүрт дистә еллык хезмәт юлы ята. Игенчелек хезмәтен ул балачактан ук, кырда эшләгәндә колхозның алдынгы механизаторы булган әтисенә ярдәм итеп белеп үсә. Киң профильле механизатор һөнәрен Аксубай СПТУсында (АТУТ) ала. Җәүдәт үзенең улларын да хезмәткә өйрәтә, урып-җыю вакытында аларны үзе белән ярдәмче итеп йөртә. Гаиләнең җирдә куйган гомуми хезмәт стажы йөз елга якынлаша, ә уңган комбайнчы районыбызның урып-җыю тарихын ышанычлы рәвештә язуны дәвам итә.


Нет комментариев