Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Ветеринария хезмәте – мөһим һәм кирәк

Районның ветеринария хезмәте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның эше иң кешелеклесе - ветеринария хезмәте малларның йогышлы авыруларга каршы иминлеген саклый, терлекчелек тармагыннан алынган азык-төлек продукциясе - сөт, ит, йомырка, казылык әйберләренең иминлеген контрольдә тота. Район ветеринарларының эшчәнлеге турында аларның җитәкчеләре - районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән...

Районның ветеринария хезмәте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Аларның эше иң кешелеклесе - ветеринария хезмәте малларның йогышлы авыруларга каршы иминлеген саклый, терлекчелек тармагыннан алынган азык-төлек продукциясе - сөт, ит, йомырка, казылык әйберләренең иминлеген контрольдә тота. Район ветеринарларының эшчәнлеге турында аларның җитәкчеләре - районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз.
- Безнең район республиканың башка районнары белән чагыштырганда күптөрле йогышлы авыруларга бәйле имин санала. Бу исә безнең коллективның җиң сызганып эшләү нәтиҗәсе. Соңгы елларда оешмада күп кенә уңай үзгәрешләр күзәтелде: Иске Тимошкино, Иске Ибрай һәм Иске Савруш авылларында модульле өч ветеринария пункты ачылды (районда шундый дүрт пункт эшли). Алар якын-тирә авылларга хезмәт күрсәтәләр, авыл кешеләренә малларны тәрбияләү буенча консультацияләр бирәләр, дәвалау процедуралары үткәрәләр. Ветеринария лабораториясенә һәм ветеринария станциясенең административ бинасына 2,5 миллион сумлык ремонт ясалды, бу исә белгечләрнең хезмәт шартларын яхшыртырга ярдәм итте. Соңгы вакытта ветеринария берләшмәсенең автопаркы өч яңа җиңел машина белән тулыланды. Ветеринария клиникасына җайлаштырылган, мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәртү станогы тагылмасы һәм дезинфекцияләү сыешлыгы булган УАЗ базасында махсус машина кайтуын көтәбез. Биологик һәм азык-төлек иминлеген арттыру буенча мәгълүмати өлкәдә без "Меркурий" бердәм дәүләт автоматлаштырылган системаны кулланабыз. Ветеринар-теркәү документларының барысы да әлеге интернет-система аша рәсмиләштерелә.
- Ветеринарлар эшчәнелегендә күп нәрсә кирәкле материаллар һәм препаратлар белән тәэмин ителешкә бәйле. Бу яктан хәл ничек тора?
- Профилактик чаралар үткәрү өчен федераль һәм республика бюджеты берләшмәне препаратлар белән үз вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итә. Без бу эшләрне җәмәгать терлекләре (16 мең баштан артык) белән, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шулай ук шәхси секторда (6 меңнән артык мөгезле эре терлек, 2 мең дуңгыз, 6 меңгә якын сарык һәм кәҗә) башкарабыз. Планлы профилактик чаралар ярдәмендә бүгенгесе көндә себер язвасы, туберкулез, бруцеллез авырулары буенча иминлек саклана. Ләкин шуның белән бергә, район территориясенә нодуляр дерматит, дуңгызларның африка чумасы, кошлар гриппы авыруларын алып керү куркынычы яный. Аларга каршы көрәш алып барылса да, район һәм республика өчен мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыру проблемасы сакланып кала бирә.
- Рәис Сәлих улы, кадрлар белән тәэмин ителешкә кагылышлы берничә сүз әйтсәгез иде.
- Безнең хезмәткәрләрнең күпчелеге - яхшы һөнәри дәрәҗәгә ия тәҗрибәле кешеләр. Һәрберсе үзенә зур җаваплылык йөкләнгәнне яхшы аңлый. Шуңа өстәп, бу өлкәдә көчләрен сынап карарга теләүчеләрнең кече ветеринария фельдшеры белгечлеген алу һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яки берләшмәнең үзәк базасына эшкә урнашу мөмкинлеге бар. 18 сентябрьдән районда Казанның ветеринария академиясе укытучылары катнашында ике атналык курслар үткәрү планлаштырыла. Укыту бушлай. Без укырга теләкләре булганнарны көтеп калабыз. Курсларны үтү мәсьәләсенә кагылышлы алдан ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев