Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Уңыш хезмәт белән килә

Уңышлы хезмәт баскычы - ул абруйлы югары уку йортында белем алу гына түгел. Югары үрләр яулар өчен һөнәреңне яратырга кирәк. Гүзәл зат белән таләпчән җитәкченең ничек тәңгәл килүе турында без бүген Әминә Вәлиуллина белән әңгәмә корабыз. Белешмә: Вәлиуллина Әминә Кәрим кызы. Биләгән урыны: мәгариф бүлеге җитәкчесе. Хезмәттәге бүләкләре, мактаулы исемнәре:...

Уңышлы хезмәт баскычы - ул абруйлы югары уку йортында белем алу гына түгел. Югары үрләр яулар өчен һөнәреңне яратырга кирәк.



Гүзәл зат белән таләпчән җитәкченең ничек тәңгәл килүе турында без бүген Әминә Вәлиуллина белән әңгәмә корабыз.

Белешмә:
Вәлиуллина Әминә Кәрим кызы.
Биләгән урыны: мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Хезмәттәге бүләкләре, мактаулы исемнәре: Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре.
Тормышка карашы: «Тырышкан юл яра».

-Әминә Кәримовна, сезнең уңыш нигезе булып нәрсә тора?


-Беренче чиратта, һөнәргә кызыксыну булырга тиеш. Мисалга, педагогик эшчәнлек белән кызыксынасың икән, әлбәттә инде, тиешле белем алуга омтыласың. Белгечлек алдың икән, кызыксыну кабат югары үрләргә этәрә.
-Сез үзегез теләгән үрне яуладыгызмы?


-Әлбәттә инде, барысына да ирешү мөмкин түгел. Яшисең, эшлисең, ниндидер бурычларны хәл итәсең, эшчәнлек процессыннан канәгатьләнү аласың. Ә уңыш ул, әгәр дә эш уңышка лаек икән, хезмәт юлы барышында туплана.


-Сез үзегездә гаилә учагын саклаучы һәм идарә итүче хатын-кыз рольләрен берләштерәсезме?


-Җитәкче, хатын-кызмы ул, ир-атмы, вакыт узу белән үз тирәсендә көчле ярдәмче-команданы туплый. Вакыт кешеләргә карата таләпчән, шул исәптән җитәкчеләргә карата да. Куелган бурычларның үтәләчәген, уңышның, һичшиксез, киләчәген шәхси үрнәктә исбатларга туры килә. Уңышсыз хезмәтнең мәгънәсе юк.


Өйдә дә шулай ук. Гаиләдә үзара аңлашу, ярдәм, гаделлек бик мөһим. Ирем белән икебез дә, җитәкчеләр буларак, балаларыбызга тиешле игътибарны биреп бетермәгәнбездер, бәлки. Әмма безнең якыннарга, хезмәткә, әйләнә-тирәдәгеләргә карата мөнәсәбәтебез - балаларыбыз өчен нәтиҗәле тәрбия моменты булып торды. Без ике бала тәрбияләп үстердек. Алар югары белем алдылар,үзләре сайлаган һөнәрләрендә уңышларга ирешәләр. Миңа шулай ук әнием, сеңелләрем һәм энемнең ярдәме дә бик мөһим. Гаиләдә аңлашу, үзара теләктәшлек булганда һөнәрдә уңышларга ирешеп була.


-Сезнең үзегезгә генә хас гаилә йолаларыгыз бармы?


-Безнең әти Бөек Ватан сугышы ветераны иде. 9 май көнне әни йортында җыелу - безнең күпсанлы гаиләбез өчен иң төп йолаларның берсе. Бу көнне, әлбәттә инде, балалар, онык-оныкчыклар әнине бәйрәм белән котларга, әтине искә алырга җыелабыз. Шулай ук туган көннәр, 8 Март бәйрәме дә тәбрикләүләрсез һәм чәчәк бәйләменнән тыш узмый, - дип елмая Әминә Кәрим кызы. -Проблемаларны, тормыш юлында очраган җитди мәсьәләләрне дә без бергәләп хәл итәбез.


-Сез күп вакытыгызны эшкә багышлыйсыз, ә күңелегезгә хуш килгән шөгылегез бармы?


-Китаплар укыйм, - дип җавап бирде әңгәмәдәшем.


-Әгәр сезгә, ялгызыгыз гына үткәрү шарты белән, ял тәкъдим итсәләр, сез нәрсә белән шөгыльләнер идегез?


-Күптәннән, кайчан да булса бер вакыт булыр әле, дип хыялланган кул эше белән. Мәктәптә укыганда яраткан фәннәрнең берсе булган рәсем дәресе алга таба миңа иҗади хыялларымны тормышка ашыруда ярдәм итте. Мисалга, мин тегәргә бик яратам. Сәйләннән, чигеп, төрле төрдәге күн материаллардан бизәнү әйберләре ясадым. Шулай итеп, мин беренче ял көнемне күптәнге хоббиема багышлаячакмын.
-Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Сезнең кайларда булганыгыз бар, тагын кайларга барырга телисез?


-Миңа Россиянең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә булырга туры килде. Әти-әнием, балаларыбыз, һичшиксез, дөнья күрергә тиеш, дип санадылар. Алар безне Хабаровскка, Байкал якларына алып бардылар… Ерак юлларга чыгарга дәшеп торган озакка сузылган җәйге ял да укытучы тормышында бик мөһим. Франция, романтикага бай Париж әлегә минем өчен укылмаган китап булып тора…


-Әңгәмәбез соңында шуны сорыйсым килә, күңел түрендәге хыялыгыз белән уртаклашсагыз иде.


-Озак һәм бәхетле гомер кичерергә телим, - дип елмая Әминә Кәримовна.


Туганнары, якыннары теләкләренә кушылып, без дә аңа бәхетле, исәнлекле озын гомер телибез.

Сораштыру:
Кыз йолдызлыгы астында туган.
Яраткан чәчкәләре - кашкарыйлар.
Яраткан көе - рус классикасы.
Яратып укыган әдәбияты - рус классиклары әсәрләре.
Яраткан авторы - Николай Лесков.
Яраткан фильмы -«Белое солнце в пустыне».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев