Укытучы – өлге ул
Шәрбән авылы мәктәбендә 26 ел физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Гайнуллин Айрат Тәлгат улы күптән түгел үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Айрат Тәлгат улы ярты гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган. Аксубай һәм авыл данын яклап Сабантуйларда бил алышып, батырлар булган көрәшчеләргә, төрле волейбол, самбо ярышларында катнашып җиңүләр яулаган ничәмә-ничә буын...
Шәрбән авылы мәктәбендә 26 ел физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Гайнуллин Айрат Тәлгат улы күптән түгел үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Айрат Тәлгат улы ярты гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган. Аксубай һәм авыл данын яклап Сабантуйларда бил алышып, батырлар булган көрәшчеләргә, төрле волейбол, самбо ярышларында катнашып җиңүләр яулаган ничәмә-ничә буын укучыларга мөгаллим дә, киңәшче дә ул.
Шәрбән авылында туып үсеп хәзерге вакытта бакыйлыкка күчкән Гайнуллин Тәлгат Габдрахман улы һәм Әминә Хафиз кызы 6 балага тормыш бүләк иткәннәр.
6 баланың бишесе - Айрат, Гөлия, Айдар, Гөлчәчәк һәм Алия үз юлларын укытучы һөнәре белән бәйлиләр. Язмамның төп герое - иң олы уллары Айрат турында сөйләп үтәсем килә. Айрат Тәлгат улы 1961 елда туа, Шәрбән мәктәбендә 8 сыйныф белем алганнан соң, 2 ел Яңа Дума авылы мәктәбендә укый. Хәзерге АТУТ, элеккеге СПТУда тракторчы-машинист белгечлеген үзләштергәннән соң, армиягә китә. Армиядән кайткач колхозда кыр корабларында басулар гизә. Казан педагогия университетында физик культура факультетында белем ала һәм шул ук вакытта Шәрбән мәктәбендә укыта башлый. Айрат Тәлгат улы җаны-тәне белән спортка бирелгән кеше. Физкультура фәнен укытып кына калмый, үз гаиләсен дә спорт белән шөгыльләнүгә тарта. Кышын чаңгыга баса, җәен җиңел атлетика белән шөгыльләнә, укучылары белән футбол уйный. Гаиләләре катнашында спорт ярышлары үткәрәләр. Чөнки укытучы бар яктан да үрнәк булырга тиеш, нәкъ менә аның һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатлары, спортта җиңүгә омтылышы укучыларына да көч өсти.
55 яшь - һәр кеше өчен билгеле вакыйга. Аның тормыш тәҗрибәсе дә, җиңүләре дә җитәрлек, үрнәк тату гаилә белән яши. Тормыш иптәше Сәмига Камил кызы белән 2 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерделәр, матур йорт торгыздылар. Күптән бабай инде ул - 5 оныгына сөенеп бетә алмый. Балалары әтисе эзеннән киткәннәр: Алмаз, Айсылу укытучы һөнәрен сайладылар. Алсу - педагог-психолог. Улы Самат быел 9 сыйныфны тәмамлап, педагогия училищесына укырга керде. Үрнәк мөгаллимнең хезмәте югары бүләкләргә лаек. Ул "Спорт һәм физик культура отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Мәктәп җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре дә аны юбилее белән котлады.
- Айрат Тәлгат улы - намуслы, эшенә баш-аягы белән чумган укытучы. Ул һәрвакыт укучылары җиңүенә сөенеп, гаиләсе белән горурланып яши, - дип сөйлиләр хезмәттәшләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев