Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Тормышыгызны гөлләр бизәсен

Иксез-чиксез җир йөзе... Биредә нинди генә һөнәр иясе юк. Һәркемнең үз мәнфәгате. Шулар арасында бөтен гомерен үзенең яраткан эшенә багышлаучы кешеләр алдында баш иясе килә. Әнә шундыйларның берсе - хезмәттәшебез Хәмәдиева Гайшә Исмәгыйль кызы. Ул ике дистәгә якын Аксубайның 3нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга туган тел - татар...

Иксез-чиксез җир йөзе... Биредә нинди генә һөнәр иясе юк. Һәркемнең үз мәнфәгате.


Шулар арасында бөтен гомерен үзенең яраткан эшенә багышлаучы кешеләр алдында баш иясе килә. Әнә шундыйларның берсе - хезмәттәшебез Хәмәдиева Гайшә Исмәгыйль кызы. Ул ике дистәгә якын Аксубайның 3нче санлы гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга туган тел - татар телен өйрәтә. Руслашып баручы яшь буын күңелендәге мескен хәлгә килгән туган тел гөлен тәрбияли, аңа карата мәхәббәт уята, аны үстерергә ярдәм итә. Ә бу үз чиратында күпме хезмәт, тырышлык һәм сабырлык сорый. Моның өчен тапкыр да, иҗади да булырга кирәк. Гайшә ханымда бу сыйфатларның барысы да бар. Ул оста педагог кына түгел, үтемле психолог та, сәләтле актер да.

Балага ни дә булса өйрәтергә теләсәң, үзең үрнәк булу кирәк. Гайшә апа - татар хатын-кызының бөтен күркәм сыйфатларын җыйган шәхес. Ул уңган-булган ир хатыны да, дүрт бала тәрбияләп үстергән күркәм ана да. Үз балаларына да белем дөньясының ачкычын бүләк иткән булса кирәк, өч улы да урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары белем алалар. Сеңелләре Илзирә дә абыйлары эзеннән атлый.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, һәрвакыт шундый күркәм, самими, мөлаем булып калыгыз. Йөрәгегездә дөрләп янган һөнәри ялкын әле күп еллар укучы балаларга яктылык биреп торсын. Тормышыгызны гөлләр бизәсен: якыннарыгыз бүләк иткән һәм үзегез үстергән аллы-гөлле чәчкәләр, укучыларыгыз күңелендә чәчәк атучы туган тел гөлләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев