Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Тормыш көзен бизәүче

Социаль хезмәткәр Резидә Газизова турында яңаүзилеләр җылылык һәм хөрмәт белән сөйлиләр. Ун ел инде ул өлкән яшьтәге 9 авылдашына ярдәм итеп яши. Үз карамагында булган өлкән кешеләрнең кәефләре генә түгел, сәламәтлеге дә аның һөнәри осталыгына һәм шәхси сыйфатларына бәйле булуын ул яхшы аңлый. - Олы яшьтәге әти-әниләр белән дә кайчак...

Социаль хезмәткәр Резидә Газизова турында яңаүзилеләр җылылык һәм хөрмәт белән сөйлиләр.

Ун ел инде ул өлкән яшьтәге 9 авылдашына ярдәм итеп яши. Үз карамагында булган өлкән кешеләрнең кәефләре генә түгел, сәламәтлеге дә аның һөнәри осталыгына һәм шәхси сыйфатларына бәйле булуын ул яхшы аңлый.

- Олы яшьтәге әти-әниләр белән дә кайчак уртак тел таба алмыйсың, ә Резидә барысы белән дә аралаша, сөйләшә. Бу үсеп килүче яшь буын, балаларыбыз, мәктәп укучылары өчен яхшы мисал, - дип сөйлиләр Яңа Үзи мәктәбе укытучылары.

Авыл кешеләре өчен социаль хезмәткәр өлге булып тора, ул якын кешегә әверелгән, аны "кызым" гына дип эндәшәләр хәтта. Ул кибеттән азык-төлек тә алып килә, хуҗалык эшләрендә дә булыша, кан басымын да тикшерә.

- Минем бабай һәм әбиләрнең уртак яше - 80 яшь һәм аларны ялгызлык берләштерә, чөнки алар янәшәсендә туганнары юк. Минем бурыч - аларга хәзерге авыр тормышка яраклашуда ярдәм итү. Шуның өстенә аларның физик, интеллектуаль потенциалын, рухи кызыксынуларын, матди торышларын күздә тотам һәм һәрберсе өчен "социаль тернәкләндерү"дә иң яхшы ысулларны табам, - дип бүлеште Резидә.

Теләсә нинди һөнәрдә уңышка ирешүнең сере гади - бары тик үзеңнең эшеңне, якыннарыңны яратырга һәм өлкәннәргә хөрмәт белән карарга кирәк. Чөнки картлык һәрберебезгә киләчәк. Ә картлыкның ни дәрәҗәдә уңайлы булуы Резидә Газизова кебек мәрхәмәтле, игътибарлы һәм сизгер кешеләрдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев