Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Озын гомерлеләр нәселеннән

Яңа Дума авылында гомер кичерүче 98 яшьлек Мәрбия Гариева иң өлкән кешеләрнең берсе булып санала. Йөз яшьлек чиккә ул ышанычлы якынлаша. Сеңелесе Зәйнәб Гатина да анардан калышмый. Шул көннәрдә ул 95 яшен тутырды. Юбилее белән котларга килгән район кунакларын әби сөенеп каршы алды. - Хөрмәтле Зәйнәб Хөснелгата кызы, халык хуҗалыгын...

Яңа Дума авылында гомер кичерүче 98 яшьлек Мәрбия Гариева иң өлкән кешеләрнең берсе булып санала.

Йөз яшьлек чиккә ул ышанычлы якынлаша. Сеңелесе Зәйнәб Гатина да анардан калышмый. Шул көннәрдә ул 95 яшен тутырды. Юбилее белән котларга килгән район кунакларын әби сөенеп каршы алды.
- Хөрмәтле Зәйнәб Хөснелгата кызы, халык хуҗалыгын торгызу өчен Сез авыр елларда тырыш хезмәт куйгансыз, район үсешенә үзегездән зур өлеш керткәнсез, - дип мөрәҗәгать итте юбилярга район башлыгы Камил Гилманов. - Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Ул ветеранны истәлекле көн белән җылы тәбрикләп, РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юлланган хатын ирештерде, гөлләмә, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илсур Шакиров тантана гаеплесен олы юбилее белән ихластан котладылар.
Зәйнәб Хөснелгата кызы шундый ихтирам һәм хөрмәтләре өчен кунакларга рәхмәт укыды.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның зиһене яхшы, килене Сәгадәт әйткәнчә, районда барган бөтен вакыйгалар белән дә таныш - район гәзитен күзлексез укый. Җитәкчеләр белән ул теләп аралашты, үзенең тормыш юлы турында сөйләде.
Аның язмышы җиңелләрдән булмый, ятимлектә үсә, тамак ялгар, ачтан үлмәс өчен нинди генә эшләрне башкарырга туры килми. Тормыш кора, ике ир баласы дөньяга килә. Колхозда төрле эшләрдә бил бөгә, ире агач остасы була. Өлкән улы кечкенә чагында ук вафат була. Икенче улының да гомере озын булмый - ике баласын әтисез калдырып, ул да якты дөньядан китә. Бүгенге көндә килене һәм ике оныгы аның өчен иң якын, иң кадерле кешеләр. Улы мәңгелеккә күчкәннән алып 17 ел гомер узган. Оныгы Ләйсән аны оныкчык алып кайтып сөендергән, Нияз - әбисенең дә, әнисенең дә ышанычлы терәге. Әбинең юбилеена бөтен гаилә җыелды. Йөрәгенә якын кешеләре аңа исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр. Теләкләр кабул булмаслык түгел, чөнки ул озын гомерлеләр нәселеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев