Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Оста өчен имтихан

Лениногорск районында сөрүче - 2016 Республика бәйгесенең финал этабы булып үтте. Безнең районны универсаль технологияләр техникумының (АТУТ) производствога өйрәтү мастеры Александр Пеньков тәкъдим итте. Ул - югары класслы белгеч. Әлеге техникумда ул үзе дә кайчандыр укыган. Уку тәмамлану белән производствога өйрәтү мастеры булып шунда кала. Җиде ел хезмәт куеп районның...

Лениногорск районында сөрүче - 2016 Республика бәйгесенең финал этабы булып үтте.

Безнең районны универсаль технологияләр техникумының (АТУТ) производствога өйрәтү мастеры Александр Пеньков тәкъдим итте. Ул - югары класслы белгеч. Әлеге техникумда ул үзе дә кайчандыр укыган. Уку тәмамлану белән производствога өйрәтү мастеры булып шунда кала. Җиде ел хезмәт куеп районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен бихисап белгечләр әзерли.

Александр Николаевич МТЗ-1221 тракторы белән сөрүче осталар арасына керде һәм унбишенче урынны алды (кырык катнашучы арасыннан). Тракторны фигуралы йөртү буенча бәйгедә сигезенче урынга лаек булды. Җиңүчеләр унлыгында булу - үзе яхшы нәтиҗә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев