Мәшгульлек үзәгенә – 25 ел
25 ел чагыштырмача күп вакыт түгел, шулай да Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешканнан алып бик күп үзгәрешләр кичерде. Шундый этап та булды, башта гражданнар Мәшгульлек үзәгенең эшли башлавы турында бөтенләй белмәделәр дә, чөнки аңа мөрәҗәгать итү мохтаҗлыгы булмады. Үзәк бүлмәләрендә музейдагы кебек тынлык күзәтелде. Ә аннан соң, берничә...
25 ел чагыштырмача күп вакыт түгел, шулай да Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешканнан алып бик күп үзгәрешләр кичерде.
Шундый этап та булды, башта гражданнар Мәшгульлек үзәгенең эшли башлавы турында бөтенләй белмәделәр дә, чөнки аңа мөрәҗәгать итү мохтаҗлыгы булмады. Үзәк бүлмәләрендә музейдагы кебек тынлык күзәтелде. Ә аннан соң, берничә елдан, оешма-предприятиеләрдә үзгәртеп корулар, кыскартулар башлануга бәйле, Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар саны биш йөздән артып китте. Гражданнарны эш белән тәэмин итүдә Үзәк барысын да эшләде. Санаулы кешедән генә торган коллективка күп көч куярга туры килсә дә, алар сынатмадылар, барысына да түзделәр. Кыен вакытларны җиңеп, бай эш тәҗрибәсе тупладылар, гражданнар ышанычын яуладылар. Монда чын һөнәр осталары хезмәт куя.
- Бездә белемле, һөнәри яктан әзерлекле белгечләр эшли. Безнең бөтен көчебез эшсез калган яки эшчәнлек төрен алмаштырган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән, - дип сөйли Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков. - Үзебезгә йөкләнелгән эшнең җаваплылыгын яхшы аңлыйбыз. Хезмәткәрләрнең һәркайсы турында бары тик җылы мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Җитәкче инспекторлар Венера Стоянова, Наталья Никонова, Елена Сенчева, Владимир Кузнецов, баш хисапчы Нина Кузнецова - һәрберсе үз юнәлешендә уртак эшкә өлеш кертә. Ә аның нәтиҗәсе - ул эшкә урнаштыру, авыр тормыш хәлендә калган эшкә сәләтле гражданнарга матди һәм әхлакый ярдәм күрсәтү. Бүгенге көндә районның Мәшгульлек үзәгендә сиксәннән артык эшсез граждан исәптә тора. Монда халыкны эш белән тәэмин итүгә бәйле төрле Программалар гамәлгә ашырыла, хезмәт базарында киеренкелекне бетерүгә, вакытлыча эшсез калган, дәүләт тарафыннан кискен ярдәмгә мотаҗ кешеләргә булышуга юнәлтелгән өстәмә чаралар эшләнә. Болар белән беррәттән, яшьләрне, мәктәп укучыларын һөнәри яраклаштыруга да зур игътибар бирелә. Иртәгә таләп зур булачак кадрлар белән проблеманы бүген алдан күреп хәл итәргә кирәк. Мәшгульлек үзәге дөрес һөнәр сайлауда ярдәм кулы сузып, бүгенге чыгарылыш укучылары белән актив эш алып бара. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкән сыйныф укучыларының тармак эшчеләре белән очрашуын, төрле акцияләр, эш урыннары ярминкәләре оештыра, укучылар анда уку биналары вәкилләре белән очрашып танышалар, укучыларны республика, Россия дәрәҗәсендә уздырылган һөнәри яраклашу юнәлешендәге иҗади бәйгеләргә җәлеп итә. Мондый эшчәнлек, әлбәттә инде, эзсез калмый. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә нәтиҗәле һәм аерым якын килү - бүгенге мәшгульлек хезмәтенең төп критериясе менә шундый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев