Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Курку белмәс кешеләр бәйрәме

Россия МЧСына 1990 елның 27 декабрендә нигез салына. Коткаручылар - уяу, батыр йөрәкле кешеләр, кагыйдә буларак, аларның күпчелегенә берьюлы берничә белгечлек хас. Алар суда, җир өстендә, һавада бәлага юлыкканнарга ярдәм итәргә әзер. Коткаручылар һәм офицерлар халыкны, территорияне һәм матди байлыкны уттан саклау буенча бурычларны лаеклы үтиләр. Аксубай гарнизоны карамагында 3...

Россия МЧСына 1990 елның 27 декабрендә нигез салына.

Коткаручылар - уяу, батыр йөрәкле кешеләр, кагыйдә буларак, аларның күпчелегенә берьюлы берничә белгечлек хас. Алар суда, җир өстендә, һавада бәлага юлыкканнарга ярдәм итәргә әзер. Коткаручылар һәм офицерлар халыкны, территорияне һәм матди байлыкны уттан саклау буенча бурычларны лаеклы үтиләр.

Аксубай гарнизоны карамагында 3 берәмлек техника, кирәкле янгын-техник кораллар бар. Монда 33 кеше хезмәт итә.

Янгыннарны һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча пропаганда һәм профилактик эш алып бару - МЧС эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Әлеге функцияләр күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау эшләре бүлегенә йөкләнгән. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары үзләренең җентекле хезмәтләре белән дистәләгән янгынга киртә куйдылар. Ел башыннан район объектларын күзәтүгә бәйле 69 чара үткәрелгән. Янгын иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын бозучыларга карата административ хокук бозулар турында 114 беркетмә төзелгән. 2016 елда 31 янгын теркәлгән, шуның 21е торак секторда. Янгыннарны профилактикалау нияте белән 7345 торак йорт тикшерелгән. Соңгы 5 елда социаль-мәдәни объектларда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Янгыннарга киртә кую максатларында күп балалы һәм аз тәэмин ителгән 17 гаиләнең өйләрендә автомат янгын кисәтү җиһазлары урнаштырылган.

- Район халкының иминлеген Аксубай янгын часте янгын сүндерүчеләре генә түгел, 2009 елда Татарстан Президенты Боерыгы белән булдырылган Республиканың янгынга каршы хезмәтләре дә тәэмин итә, - дип билгеләп үтте янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Бүген районда төп янгын частеннән күпкә ерак урнашкан Яңа Ибрай һәм МЮД торак пунктларында янгыннан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ике ТР ППС бүлекчәсе кизү тора.

Әлбәттә инде, янгын частенең һәм аерым постларның шәхси составы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән, табигать бәла-казаларыннан һәм янгыннардан саклау буенча йөкләнгән бурычларны тайпылышсыз үтәп, фидакарь хезмәт куялар. Коткаручыларның күбесе үзләренең җиңел булмаган хезмәтләре өчен җитәкчелек тарафыннан билгеләп үтелде: алтысы - Чуйков медале, икесе - Россия МЧС Мактау кәгазе, сигезе янгын часте исеменнән Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Һөнәри бәйрәмнәрендә коткаручылар авыр хезмәтләре, батырлыклары, кыюлыклары өчен котлаулар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев