Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Кешеләрне коткаралар, мөлкәтне саклап калалар

Иртәгә Россия МЧСның Аксубай янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең башлангыч тарихы патша вакытларына барып тоташа. 1649 елның апрелендә патша Алексей Михайлович "Шәһәр тынычлыгы турында" указ чыгара һәм шул рәвешле Россиядә янгын сагына нигез сала. Шуннан башлап аның офицерлары һәм янгын сүндерүчеләре халыкны, территорияләрне һәм материаль кыйммәтләрне...

Иртәгә Россия МЧСның Аксубай янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


Бәйрәмнең башлангыч тарихы патша вакытларына барып тоташа. 1649 елның апрелендә патша Алексей Михайлович "Шәһәр тынычлыгы турында" указ чыгара һәм шул рәвешле Россиядә янгын сагына нигез сала. Шуннан башлап аның офицерлары һәм янгын сүндерүчеләре халыкны, территорияләрне һәм материаль кыйммәтләрне уттан намуслы һәм лаеклы саклыйлар.

- Янгын иң куркыныч техноген һәлакәтләрнең берсе. Янгыннарны кисәтү, янгын сүндерү технологияләренең нәтиҗәлелеген арттыру безнең өчен мөһим бурычларның берсе булып тора, - дип билгеләп үтте янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы эчке хезмәт капитаны Руслан Ибляминов. - Янгын часте базасында бердәм кизү-диспетчер хезмәте формированиесе (ЕДДС) "Коткару хезмәте -01" эшли. ЕДДС ның җайга салынган эше куркыныч янауларга һәм төрле төр вакыйгалар, гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч йогынты ясауны тәэмин итә.

Гадәттән тыш хәлләрдә Аксубай районы халкы иминлеген 3 берәмлек техника, кирәкле янгын-техник кораллар, 33 янгын сүндерү хезмәткәре тәэмин итә. Янгын сүндерүчеләрнең белеме һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере, гомуми бәясе йөзләрчә миллион сумнан артык тәшкил иткән материаль байлык сакланып калынган. Берьюлы берничә һөнәргә ия янгын сүндерүчеләр суда, һавада һәм җирдә зыян күргәннәргә ярдәмгә килергә әзер.

эшчәнлекнең тагын бер төп максаты - янгыннарны һәм кешеләр үлемен кисәтү. Әлеге функцияләр күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенә йөкләнгән. Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары үзләренең тырыш хезмәтләре белән дистәләгән янгынны булдырмый калдылар. 2016 елда район объектларын күзәтү буенча 23 чара уздырылды, 12057 торак йорт тикшерелде. Янгын иминлеге нормаларын һәм кагыйдәләрен бозучыларга карата административ хокук бозу турында 68 беркетмә төзелде.

Район халкының иминлеген саклауда Аксубай янгын часте генә түгел, шулай ук 2009 елда Татарстан Президенты боерыгы белән оештырылган республиканың янгынга каршы хезмәтләре дә тәэмин итә. Бүген районда төп янгын частеннән күпкә еракта - Яңа Ибрай һәм МЮД җирлекләрендә урнашкан ике ТР ППС бүлеге тәүлек әйләнәсе иминлек сагында тора.

Әлбәттә инде, янгын часте бүлегенең шәхси составы һәм аерым постлардагы янгын сүндерүчеләр, коткаручылар кешеләр иминлеге өчен тырышып хезмәт куялар, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча үзләренә йөкләнгән эшне намус белән башкаралар, - дип сөйли Руслан Ибляминов. Алар тарафыннан торак пунктларда, икътисад объектларында янгын иминлеген тәэмин итү һәм аларда кешеләр үлемен кисәтүгә бәйле күрелгән чаралар бәрабәренә 2015 елда безнең районда янгыннар санын кыскартуга китергән озак еллык тенденцияне саклап калу мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев