Икесенә бер һөнәр
Аксубай ветеринария берләшмәсендә бериничә гаилә династиясе хезмәт куя. Һәм аларның барысы да мактауга лаек хезмәткәрләр. Шуларның берсе - Люция һәм Александр Мясниковлар. Люция үзәк базада - даруханә мөдире, ә Александр «Сөт иле Аксу» агрофирмасының Карасу бүлегендә ветеринария табибы булып эшли. -Мясниковлар - һөнәри эшчәнлектә эшне тиешенчә башкару һәм җаваплы булулары...
Аксубай ветеринария берләшмәсендә бериничә гаилә династиясе хезмәт куя.
Һәм аларның барысы да мактауга лаек хезмәткәрләр. Шуларның берсе - Люция һәм Александр Мясниковлар. Люция үзәк базада - даруханә мөдире, ә Александр «Сөт иле Аксу» агрофирмасының Карасу бүлегендә ветеринария табибы булып эшли.
-Мясниковлар - һөнәри эшчәнлектә эшне тиешенчә башкару һәм җаваплы булулары булән аерылып торалар, - дип мактап сөйли алар турында берләшмә җитәкчесе Сәмигулла Мостафин. - Аларның һәрберсе үз урынында уртак эшкә өлешен кертә.
-Безгә бер коллективта эшләү ошый, дип уртаклашалар ир белән хатын. - Моның өстенлеге шунда, уртак эш торышын, проблемаларны беләсең. Кирәк булганда бер-береңә ярдәм итәргә була...
Люция ветеринарларны кирәкле дарулар, хайваннар өчен вакцинацияләр белән тәэмин итә.
Ул, биредә эшләүчеләр әйткәнчә, яхшы белгеч. Ә ире бүлектәге барлык малларның сәламәтлеген кайгырта. Эшкә иртән иртүк өйдән чыгып китеп, төнлә генә кайтып керә. Улын һәм кызын тәрбияләү белән шөгыльләнергә вакыты калмавын да аңларга була. Әмма әтиләренең чын хезмәт кешесе булуы балалар өчен үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев