Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Халык участковые

«Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесенең беренче - район этабы төгәлләнде. Ул Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан оештырылды һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы aksubayevo.ru. сайтында үтте. Район халкы иң яхшы участковыйны интернет-тавыш бирү чарасы ярдәмендә, мәкаләгә шәрехләр язып яки иң яхшы участковыйның исем-фамилиясен электрон тартмага җибәреп, сайладылар. Аксубайлылар иң...

«Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесенең беренче - район этабы төгәлләнде.


Ул Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан оештырылды һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы район газетасы aksubayevo.ru. сайтында үтте.

Район халкы иң яхшы участковыйны интернет-тавыш бирү чарасы ярдәмендә, мәкаләгә шәрехләр язып яки иң яхшы участковыйның исем-фамилиясен электрон тартмага җибәреп, сайладылар. Аксубайлылар иң яхшы участковыйны сайладылар. Әлеге исемгә Беловка һәм Иске Үзи авыл җирлекләренең административ зонасына хезмәт күрсәткән полициянең участок уполномоченные полиция капитаны Рәфис Мостафин лаек булды. Ул Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеген бәйгенең республика этабында тәкъдим итәчәк. Безнең басмаларны күзәтеп барыгыз, без «Халык участковые» республика бәйгесендә тавыш бирүнең старт алуы турында хәбәр итәчәкбез. Үзебезнең участковый өчен тавыш бирик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев