Эштә ышанычлылык – аңа хас төп сыйфат
Агросәнәгать комплексында, беренче карашка мөһим булмаган, әмма игенчелек тармагы эшенә зур йогынты ясаган һөнәрләр бар. "Аксубай" АФ"да Сергей Мельников башкарган эш нәкъ шундыйлардан. Ул машина-трактор паркына һәм ягулык-майлау материаллары складына җитәкчелек итә. Запас частьлар, техник кирәк-ярак, шулай ук ягулык- майлау материаллары аның җаваплылыгында. Сергей Дмитриевич яхшы хуҗа буларак үзенә тапшырылган...
Агросәнәгать комплексында, беренче карашка мөһим булмаган, әмма игенчелек тармагы эшенә зур йогынты ясаган һөнәрләр бар.
"Аксубай" АФ"да Сергей Мельников башкарган эш нәкъ шундыйлардан. Ул машина-трактор паркына һәм ягулык-майлау материаллары складына җитәкчелек итә. Запас частьлар, техник кирәк-ярак, шулай ук ягулык- майлау материаллары аның җаваплылыгында.
Сергей Дмитриевич яхшы хуҗа буларак үзенә тапшырылган обектны тәртиптә тота. Ул хезмәт юлын тракторчы булып эшләүдән башлый. Басуларны сөрә, чәчә, уңышны җыеп алудан да читтә калмый. Ун ел элек машина-трактор паркына склад мөдире кирәк була һәм аңа материал кыйммәтләрне ышандырып тапшыралар. Бу ышанычны ул бүгенге көнгә кадәр фидакарь хезмәте белән аклый
- Сергей Дмитриевич - тәртип яратучы, намуслы хезмәткәр, - дип сөйли аның турында бүлек җитәкчесе Владимир Дмитриев. - Теләсә нинди кыен хәлдә дә аңа таянырга була.
Кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы предприятиесендә аерым киеренке чор. Агрегатлар кырда өзлексез эшләсен өчен Сергей Мельников көне-төне эш урынында була. Көндез эш бер дә туктап тормый, рейска китәсе зур йөк машиналарына ягулык-майлау материаллары салганчы караңгы төшкәне сизелми дә.
Сергей Дмитриевич бер дигән гаилә башлыгы да. Эшендә ышанычлы булган кешенең гаиләсендә дә һәрчак тәртип.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев