Эшкә җаваплы караш – кешелекле сыйфат
Терлекчелек - авыл хуҗалыгы производствосында иң авыр тармакларның берсе. Һәм бу өлкәдә тормышын фермада эшләүгә багышлаган һәм үз һөнәренә күп еллар тугры калган чын хезмәт сөюче кешеләр тырышлык куя. Шундыйларның берсе - "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге терлекчесе Николай Семенов. Ул - стажы зур булган терлекче. Фермада армиядән кайтканнан соң эшли...
Терлекчелек - авыл хуҗалыгы производствосында иң авыр тармакларның берсе.
Һәм бу өлкәдә тормышын фермада эшләүгә багышлаган һәм үз һөнәренә күп еллар тугры калган чын хезмәт сөюче кешеләр тырышлык куя. Шундыйларның берсе - "Аксубай" агрофирмасының "Луч" бүлеге терлекчесе Николай Семенов.
Ул - стажы зур булган терлекче. Фермада армиядән кайтканнан соң эшли башлый.
Хезмәттәшләре Алексей Герасимов, Алексей Михайлов һәм Владимир Васюткин белән бергә симертүдәге малларны карый. Коллектив бердәм һәм дус. Һәрберсенең үз бурычы. Николай ат белән терлекләргә азык ташый, аны тарата, яшь бозауларны карый.
- Николай Семенов - эшне җиренә җиткереп башкаручан, җаваплы эшче, - дип сөйли аның турында ферма мөдире Владимир Иванов. - Үз эшен намуслы үти.
Симертүдәге үгезләрнең сәламәт һәм көр булып, имин генә авырлык туплавында аның да тырыш хезмәте бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев