Җәен – кырда, кышын – мастерскойда
Авыл хезмәтчәннәре җитмеш төрле һөнәргә ия. Алар үзләренең белем-күнекмәләрен ел агымында әле бер, әле икенче хезмәт объектында кулланалар. "Аксубай" агрофирмасының "Мокшино" бүлеге механизаторы Николай Борисов - киң профильле белгеч. Ул гомере буена авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Язгы чор басу-кырларны чәчүгә әзерләү - тырмалау, йомшартудан башлана. Авыл хуҗалыгы җитәкчелеге аны намуслы,...
Авыл хезмәтчәннәре җитмеш төрле һөнәргә ия. Алар үзләренең белем-күнекмәләрен ел агымында әле бер, әле икенче хезмәт объектында кулланалар.
"Аксубай" агрофирмасының "Мокшино" бүлеге механизаторы Николай Борисов - киң профильле белгеч. Ул гомере буена авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Язгы чор басу-кырларны чәчүгә әзерләү - тырмалау, йомшартудан башлана.
Авыл хуҗалыгы җитәкчелеге аны намуслы, үз эшен тырышып башкара, дип мактап сөйли. Чөнки уңышның нинди булуы күпмедер дәрәҗәдә аның хезмәт сыйфатына да бәйле. Ул бөртекле культуралардан бушап калган мәйданнарда туфрак эшкәртү эшләрен башкара. Ә инде кыр эшләре тәмамлангач - машина-трактор паркында эшләвен дәвам итә. Николай Борисов тимер кою остасы да. Ремонтлау остаханәсендә слесарьләр белән бергә авыл хуҗалыгы машиналарын, сөрү, чәчү эшләренә җәлеп ителәчәк бөтен техниканы ремонтлый. Монда агрофирманың берничә бүлегеннән китерелгән техника ремонтлана. Шуңа бәйле эш тә күп. Ремонтчылар бүгенге көндә йөздән артык тырманы, 3 культиваторны әзерлек линейкасына куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев