Һөнәр һәм һөнәр ияләре
Чирек гасыр кырлар буйлап
"Актай" агрофирмасының механизаторлар составы, нигездә, вакыт белән тикшерелгән, тәҗрибәле кешеләрдән тора.
Шундыйларның берсе - Андрей Горбатов. Ул чирек гасыр гомерен игенчелеккә багышлаган. Армиядән кайтуга "Аксубай" совхозына эшкә килә. СПТУда укып һөнәр нигезләренә төшенә. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә үзгәртеп корулар кабатланып торса да, күпчелек хезмәттәшләре кебек, сайлаган һөнәренә тугры кала.
- Андрей...

- Андрей Горбатов - намуслы хезмәткәр, - дип сөйли аның турында авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Михаил Ефимов. - Җаваплы, йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкара. Ул - агрофирмада иң алдынгы механизаторларның берсе, кыр эшләре чорында без аңа зур өметләр баглыйбыз.
Бу көннәрдә Андрей Горбатов азык хәзерләү белән мәшгуль. Асылмалы чапкыч таккан тракторда ул күпьеллык үләннәрне чаптыра. Һава торышының көйсез булуына карамастан, бүгенгесе көндә пландагы күләмнең 40 процентыннан артыгы чабылган инде.
Механизаторлар сезон башыннан ук киеренке графикта эшләделәр - җирне чәчүгә әзерләү, чәчү, хәзер исә азык запасы туплау көн кадагына куелган. Бу эшләр тәмамлануга ук урак өсте башланачак. Һәм бу һәр елны шулай кабатланып килә. Андрей Горбатов кебек хезмәтчәннәр тырышлыгы белән үсемлекчелектә эшләр уңышлы бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев