Бөтен күңелен хезмәткә биреп
Авылда терлекчелек хезмәте - иң авырыдыр мөгаен. Ни өчен дигәндә, ул кешедән зур тырышлык куюны, җаваплылыкны таләп итә. Ә тармак иминлеге эшчеләрнең ни дәрәҗәдә профессиональ һәм ышанычлы булуларына бәйле. Рәфидә Сидуллина - "Аксу Агро" агрофирмасы "Мюд" бүлегенең иң алдынгы савымчыларының берсе. Ул егерме елдан артык терлекчелек тармагында хезмәт куя. Дуңгызлар...
Авылда терлекчелек хезмәте - иң авырыдыр мөгаен.
Ни өчен дигәндә, ул кешедән зур тырышлык куюны, җаваплылыкны таләп итә. Ә тармак иминлеге эшчеләрнең ни дәрәҗәдә профессиональ һәм ышанычлы булуларына бәйле.
Рәфидә Сидуллина - "Аксу Агро" агрофирмасы "Мюд" бүлегенең иң алдынгы савымчыларының берсе. Ул егерме елдан артык терлекчелек тармагында хезмәт куя. Дуңгызлар карау өлкәсендә дә тәҗрибәсе бар аның. Бозаулату бүлегендә эшләп ул сөтлебикәләр нәселе турында кайгырта. Яңа туган бозаулар да аның карамагында. Алар аерым тәрбиягә мохтаҗ, шуңа бәйле җаваплылык та зур. Аларның көр, сәламәт булып үсүләре терлекләрнең үсеш чорын ничек кичерүләренә бәйле.
- Бозауларны нәни балага тиңләргә була, - дип елмая савымчы. - Чиләк күтәреп килгәнемне күрсәләр, каршыма йөгереп киләләр. Аларны ничек яратмыйсың инде?
Сәламәт булып үссеннәр өчен тудыру бүлегендә ветеринария һәм зоотехник таләпләрнең бөтенесе дә үтәлә. Яңа туган бозауларга шунда ук сәламәт сыерның угызын эчертәләр. Бүген аның карамагында 20 бозау.
Мюд товарлыклы-сөтчелек фермасы яшь бозауларның сакланышы буенча - районда иң яхшылар арасында. Монда Рәфидә Сидуллинаның да хезмәт өлеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев