Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә мөгаллимнәр ведомство бүләкләренә ия булдылар.
Белем һәм тәрбия бирү процессын оештыру һәм камилләштерүдә, интеллектуаль, мәдәни һәм әхлаки шәхес үстерүдә нәтиҗәле уңышларга ирешкәннәре, укучыларны һәм балаларны практик әзерләүгә зур шәхси хезмәт өлеше керткәннәре өчен Аксубай лицее укытучысы Наталья Антохинага, 2 нче Аксубай мәктәбе укытучылары Флера Вафина һәм...
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә мөгаллимнәр ведомство бүләкләренә ия булдылар.
Белем һәм тәрбия бирү процессын оештыру һәм камилләштерүдә, интеллектуаль, мәдәни һәм әхлаки шәхес үстерүдә нәтиҗәле уңышларга ирешкәннәре, укучыларны һәм балаларны практик әзерләүгә зур шәхси хезмәт өлеше керткәннәре өчен Аксубай лицее укытучысы Наталья Антохинага, 2 нче Аксубай мәктәбе укытучылары Флера Вафина һәм Надежда Панюковага "Россия Федерациясенең атказанган гомуми белем бирү хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге зур казанышлары өчен Яңа Аксубай мәктәбе директоры Татьяна Гурьянова РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә үзләреннән саллы өлеш керткәннәре өчен "Колобок" балалар бакчасы мөдире Рәмзия Нәсыйбуллина, Сөнчәле урта мәктәбе укытучысы Надежда Михайлова, Аксубайның 3 нче мәктәбе укытучысы Лилия Хуҗиәхмәтова "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Районның белем бирү оешмалары белән нәтиҗәле идарә иткән өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дмитрий Павловка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә саллы өлеш керткәне өчен Яңа Ибрай мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин, Аксубайның 3 нче мәктәбе укытучысы Надежда Рябова, Иске Савруш төп мәктәбе укытучысы Ирина Васикова, Иске Мокшино урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Шәрәфетдинова, Сөнчәле мәктәбенең педагог-оештыручысы Алексей Калуков ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдәге лаеклы хезмәте өчен "Буратино" балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Казачкова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Мактау кәгазе алды.
Татьяна Удияровага (3 нче мәктәп), Ирина Матвеевага (Иске Үзи мәктәбе), Галина Максимовага, Татьяна Романовага, Светлана Туктаровага (Савгач мәктәбе), Зилә Әглямовага, Гөлназ Сәйфетдиновага, Гүзәл Шәрәфетдиновага (Иске Мокшино мәктәбе), Гөлсинә Исхаковага (3 нче мәктәп) һәм "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында "Педагогик дебют" номинациясе лауреаты Юлия Дмитриевага (3 нче мәктәп) мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм Аксубай районы башлыгы Грантына җиңүче сертификатлары тапшырылды.
Нет комментариев