Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бәхетен хезмәттә таба

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары, ТРның атказанган икътисадчысы Зифа Ядгарова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны район башлыгы Камил Гилманов тапшырды. Зифа Фатыйх кызының хезмәт стажы 28 ел, шуның ике дистәсе районның бюджет өлкәсенә бирелгән. Саннарга карата мәхәббәтне әнисе - Татарстанның атказанган икътисадчысы Халилә Габдрахман кызы Ядгарова...

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары, ТРның атказанган икътисадчысы Зифа Ядгарова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Аны район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

Зифа Фатыйх кызының хезмәт стажы 28 ел, шуның ике дистәсе районның бюджет өлкәсенә бирелгән. Саннарга карата мәхәббәтне әнисе - Татарстанның атказанган икътисадчысы Халилә Габдрахман кызы Ядгарова тәрбияли.

1988 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан яшь белгечкә авыл хуҗалыгы тармагында тәҗрибә тупларга туры килә - башта "Агрохимсервис"та икътисадчы сыйфатында, аннан соң ул үзен Вахитов исемендәге колхозда яхшы хисапчы итеп күрсәтә. Бераз соңрак эшчәнлек тармагын алмаштыра һәм бюджет өлкәсенә күчә: Зифа Фатыйх кызы бистә Советында ун ел баш хисапчы булып эшли, ә инде унбер ел дәвамында хәзерге вазыйфасын башкара.

-Үз эшләренең осталары - өлкән хезмәттәшләрем Минниса Фәхретдин кызы Безрукова һәм Рушания Исмәгыйль кызы Гобәйдуллина остазларым булдылар. Финансчы буларак миңа тәҗрибәле җитәкче Владимир Николаевич Черников кул астында эшләргә туры килде, - дип сөйли Зифа Фатыйх кызы. Аларның һәркайсына тәҗрибә тупларга булышканнары, төпле киңәшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Зифа Фатыйх кызына, хатын-кызның бәхете нәрсәдә, дигән сорау бирдем.

-Яраткан эшендә, балаларда, гаиләдә, сөекле кешеңнең янәшәдә булуында, - дип җавап бирде ул.

Финансчы Ядгаровлар гаиләсендә быел тагын бер дипломлы белгеч арта: кызы Динә өченче буын финанс белгече, Казан федераль дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. Шулай булгач, танылган династия әле озак яшәячәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев