Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Бергә эшләү күңелле

Иске Савруш авылында яшәүче Абросимовларны эшлекле, хезмәт сөючән кешеләр буларак бөтен тирә-якта беләләр. Алар - чын игенчеләр. - Без гомер буена бергә. Болай эшләү күңелле дә, җиңел дә, - дип шаярталар бертуганнар. Быелгысы уракта да Абросимовлар, "Аксубай" агрофирмасында комбайн штурваллары артында намуслы хезмәт куеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Өлкәне Валерий -...

Иске Савруш авылында яшәүче Абросимовларны эшлекле, хезмәт сөючән кешеләр буларак бөтен тирә-якта беләләр. Алар - чын игенчеләр.

- Без гомер буена бергә. Болай эшләү күңелле дә, җиңел дә, - дип шаярталар бертуганнар.
Быелгысы уракта да Абросимовлар, "Аксубай" агрофирмасында комбайн штурваллары артында намуслы хезмәт куеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Өлкәне Валерий - лаеклы ялда булуына карамастан уракка чыккан. Ул озак еллар машина йөртүче булып эшләгән. Хуҗалыкта да үзгәрешләр булды - ул бер генә тапкыр үзгәртеп корылмады, әмма Валерий Ванцентьевич һөнәренә тугры калды. Быелгысы урып-җыю кампаниясенә ул ярдәмчесе - улы Андрей белән чыккан. Кече Абросимов та әтисе кебек тырыш, уңган. Валерий Ванцентьевичның бертуган энесе Николай дистәләгән ел механизатор булып көч куйган кеше. Урак өстендә тракторчы комбайн штурвалы артына утыра. Быелгысы урак өсте аның өчен аерым уңышлы. Ашлык суктырудагы биш көнлек нәтиҗәләре буенча Николай Абросимов район җитәкчелеге исеменнән ике тапкыр бүләкләүгә лаек булды, аңа кыйммәтле бүләкләрне басуга килеп тапшырдылар. Урак башыннан "Тукано" комбайнында ул 1600 тоннадан артык ашлык суктырып алды. Абыйсы Валерийның нәтиҗәләре беразга гына кимрәк. Бертуганнар, коллегаларына матур үрнәк күрсәтеп, фидакарь хезмәт куялар.
- Валерий һәм Николай Абросимовлар - чын хезмәт батырлары, - дип сөйли "Луч" бүлеге управляющие Владимир Дмитриев. - Алар теләсә нинди эшкә җаваплы якын килеп, бөтен күңелләрен биреп хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев