Бергә булганда
Флюра Зарипова гомере буена терлекчелектә хезмәт куя. Бозаулар да карый, сыер да сава, өч ел азык цехында эшли. Хәзер исә Флюра Харис кызы "Аксу Агро"ның сөтчелек комплексында азык цехы мөдире. Әлеге мөлаем һәм ачык йөзле ханым өстендә - төрле яшьтәге маллар рационын үтәү. Иртәнге сәгать алтыда Иске Ибрайдан сөт комплексына...
Флюра Зарипова гомере буена терлекчелектә хезмәт куя.
Бозаулар да карый, сыер да сава, өч ел азык цехында эшли. Хәзер исә Флюра Харис кызы "Аксу Агро"ның сөтчелек комплексында азык цехы мөдире.
Әлеге мөлаем һәм ачык йөзле ханым өстендә - төрле яшьтәге маллар рационын үтәү. Иртәнге сәгать алтыда Иске Ибрайдан сөт комплексына килеп җитә. Алдан хәзерләнгән "меню" буенча терлекләргә биоөстәмәләр, азык катнашмалары тарата. Терлекләр рационы аларның яшенә һәм күпме савым алуга бәйле.
Флюра Харисовнага азык өләшүдән тыш, аларны кабул итү дә йөкләнгән.
- Ул үз һөнәрен яраткан һәм яхшы белгән җаваплы белгеч. Азык цехы мөдире итеп кемне куярга, дигән сорау килеп тугач, җитәкчелек бернинди шиксез Флюра Зарипова исемен атады, - дип билгеләп үтте сөт комплексы җитәкчесе Равил Мусин. Яхшы кешенең эше дә җайлы бара, хуҗалыгында да, гаиләсендә дә бар да тәртиптә. Монда, әлбәттә инде, тормыш юлдашы Зөфәр Гайнатулла улының да өлеше бар. Ул да шулай ук стажлы терлекче. Зариповлар йорт тулы мал, кош-корт асрыйлар. Эшкә киткәнче терлекләрне карап калдырыр өчен иртәнге сәгать дүрттә аякта булырга кирәк.
- Икәүләп эшләгәндә барысына да җитешәбез, эштән зарланмыйбыз, һәр эштә дә тырышлык, теләк кирәк, - ди уңган терлекче Флюра Харис кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев