Балалар бакчасындагы кебек
Алия Гилфанова "Аксу Агро"ның сөт комплексында бозау караучы булып эшли. Моңа кадәр ул сыер савучы булып эшләде. Җитәкчелек аны җаваплы һәм намуслы хезмәткәр буларак характерлый. - Терлекләр, сабый бала кебек, җентекле тәрбия сорый, - дип сөйли сөт комплексы җитәкчесе Равил Мусин. - Алия бозауларны бала караган кебек карый. Һәркайсының көен,...
Алия Гилфанова "Аксу Агро"ның сөт комплексында бозау караучы булып эшли.
Моңа кадәр ул сыер савучы булып эшләде. Җитәкчелек аны җаваплы һәм намуслы хезмәткәр буларак характерлый.
- Терлекләр, сабый бала кебек, җентекле тәрбия сорый, - дип сөйли сөт комплексы җитәкчесе Равил Мусин. - Алия бозауларны бала караган кебек карый. Һәркайсының көен, җаен белә, авырып китсәләр, борчыла.
Бозау караучыга үз эше ошый. Беренче мәлдә, әлбәттә, авыр була. Әмма тәҗрибәле бозау караучылар ярдәм кулы сузалар. Хәзер исә Алия сменада иң өлкәне. Тәҗрибәсен яшь коллегалары белән теләп уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев