Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Балачактан техникага гашыйк

Алдынгы игенчеләрнең исемнәре районда һәр кешегә дә таныштыр, мөгаен. Флорид Мингалимов егерме елдан артык стажы булган механизатор. Хуҗалыкка яңа техника кайтса, аны кемгә ышанып тапшырырга икән дип, җитәкчеләр баш ватмый. Берничә елдан бирле инде Флорид куәтле "Акрос" штурвалы артында "Сөт иле Аксу" агрофирмасы кырларын гизә. Аның улы Рәдиф тә балачактан...

Алдынгы игенчеләрнең исемнәре районда һәр кешегә дә таныштыр, мөгаен.


Флорид Мингалимов егерме елдан артык стажы булган механизатор. Хуҗалыкка яңа техника кайтса, аны кемгә ышанып тапшырырга икән дип, җитәкчеләр баш ватмый. Берничә елдан бирле инде Флорид куәтле "Акрос" штурвалы артында "Сөт иле Аксу" агрофирмасы кырларын гизә.
Аның улы Рәдиф тә балачактан ук әтисенең кырда ничек эшләвен күзәтеп үсә һәм техникага гашыйк була. Ә инде бераздан соң, мәктәп укучысы булуына карамастан, Рәдиф каникуллар чорында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Урак өстендә хәзер аталы-уллы Мингалимовлар бергә эшлиләр. Комбайнчы ярдәмчесенең ничек эшләвенә күп нәрсә бәйле бит. Ул барабанны да, комбайнның башка узелларын карап-күзәтеп торырга тиеш. Рәдиф - әтисенең иң ышанычлы штурманы.
-Хезмәт хакын да яхшы алабыз бит әле, - дип оялып кына елмая яшь механизатор.
Комбайнчы хезмәте зур түземлелек һәм чыныгу таләп итә. Шуңа да, бу һөнәр буенча эшкә ышанычлы кешеләрне генә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев