Җаваплы постта
Әлфия Минхәйдәрова "Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлегендә көндезге дежур савымчы булып эшли. Бу - фермадагы иң җаваплы постларның берсе. Ул савымчылар үз эшләрен тәмамлап өйләренә кайтып киткәч үз сменасына керешә. Сыерлар да, бозаулар да аның карамагында кала. Сыерларны еш бозаулатырга туры килә аңа, шуңа өстәп мондый хәлдә таләп ителгән тиешле...
Әлфия Минхәйдәрова "Аксу Агро" агрофирмасының "Мюд" бүлегендә көндезге дежур савымчы булып эшли.
Бу - фермадагы иң җаваплы постларның берсе. Ул савымчылар үз эшләрен тәмамлап өйләренә кайтып киткәч үз сменасына керешә. Сыерлар да, бозаулар да аның карамагында кала. Сыерларны еш бозаулатырга туры килә аңа, шуңа өстәп мондый хәлдә таләп ителгән тиешле процедураларны да үти, фермадагы чисталык һәм тәртип өчен дә җавап бирә. Бүлек җитәкчеләре аның турында, барлык бурычларны да җиренә җиткереп башкара, дип мактап сөйлиләр. Ә бит ул терлекчелектә бер ел гына хезмәт куя. Шулай булуга да карамастан, бар эшкә дә өйрәнгән, технологик операцияләрне үзләштергән, коллектив та аны үз иткән.
- Эшемне бик яратып башкарам, - ди Әлфия. - Коллектив дус, тату. Әлфия Минәсхат кызы - күп балалы әни. Ул фермада да эшен тиешенчә алып бара, өйдә дә өлгерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев