Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Аның эше башкаларга үрнәк

Мал табибының профессиональлеге терлекчелекне үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Сәгыйт Җәлалетдинов "Аксу Агро"ның сөтчелек комплексы баш табибы. Терлекләр сәламәтлеге аның кулында. "Аксу Агро"да терлекләр саны дүрт меңгә якын. Сәгыйт Госман улы кулы астында маммолог, гинеколог, яшь терлекләр табибы, тоякларны эшкәртүче, кыскасы, бригадада тугыз белгеч эшли. Баш табиб комплекста профилактик чаралар үткәрә,...

Мал табибының профессиональлеге терлекчелекне үстерүдә әһәмиятле роль уйный.


Сәгыйт Җәлалетдинов "Аксу Агро"ның сөтчелек комплексы баш табибы. Терлекләр сәламәтлеге аның кулында. "Аксу Агро"да терлекләр саны дүрт меңгә якын. Сәгыйт Госман улы кулы астында маммолог, гинеколог, яшь терлекләр табибы, тоякларны эшкәртүче, кыскасы, бригадада тугыз белгеч эшли.

Баш табиб комплекста профилактик чаралар үткәрә, маллар асрауга, аларның сакланышына бәйле алдынгы технологияләрне кертә.

- Сәгыйт Госман улы хезмәт эшчәнлеге дәверендә үзен ветеринария эшен тирәнтен белгән белгеч итеп күрсәтте. Коллегалары белән дә тәҗрибә уртаклаша. Үз җитәкчелегендәге хезмәттәшләренә ярдәм кулы суза, төпле киңәшләрен бирә, - дип мактап сөйли аны сөт комплексы җитәкчесе Равил Мусин. Ул коллегалары арасында абруй казанган, барысы белән дә уртак тел тапкан, үз үрнәгендә агрофирма коллективы хезмәткәрләре эшенә карата намуслы мөнәсәбәт уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев