Аксубай Коломбосы
Отставкадагы милиция подполковнигы Әхтәм Сөләйманов эчке эшләр органнарында 28 ел хезмәт иткән. Шул көннәрдә ул юбилеен һәм һөнәри бәйрәме - МВДның эчке гаскәрләр һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үтә. Әхтәм Гарафетдин улы исем-фамилиясе буенча да күпләргә яхшы таныш, әмма районда, шулай ук Татарстанда да аны Аксубай Коломбосы буларак...
Отставкадагы милиция подполковнигы Әхтәм Сөләйманов эчке эшләр органнарында 28 ел хезмәт иткән.
Шул көннәрдә ул юбилеен һәм һөнәри бәйрәме - МВДның эчке гаскәрләр һәм эчке эшләр органнары ветераннары көнен билгеләп үтә.
Әхтәм Гарафетдин улы исем-фамилиясе буенча да күпләргә яхшы таныш, әмма районда, шулай ук Татарстанда да аны Аксубай Коломбосы буларак күбрәк беләләр. Подполковник Сөләйманов әлеге исемне очраклы йөртми. Ул җитез, хәрәкәтчән, кечкенә буйлы детектив телесериал героен тышкы күренеше белән генә хәтерләтми. Ул шулай ук аңа хас булган акыл, һөнәри осталык серләренә дә ия. Татарстан телевидениесе участковый Әхтәм Сөләйманов турында да документаль фильм төшерде.
Хәер боларның барысына да кинәттән һәм берьюлы ирешми ул. Подполковник эшчәнлек юлын участковый ярдәмчесе вазыйфасында рядовой милиционер булып башлый.
- Ул вакытта район 8 административ участокка бүленгән иде, ә бер участок вәкиленә берьюлы берничә авыл советы билгеләнде. Миңа Иске Ильдеряк, Савгач, Урмандеевоны тапшырдылар. Мин гомерем буена чуаш авылларында эшләдем. Халык миңа ышанды, ярдәм итте, җинаятьләрне ачуда булышты, - дип сөйли элеккеге участковый.
Сиксәненче-туксанынчы елларда районда криминаль хәл катлаулы була - көмешкә куу, исерек килеш кеше үтерүләр, көчләүләр. Әхтәм Сөләйманов үз ведомствосында булган территорияләрдәге оператив хәлне тулысынча күз уңында тота. Ул ачкан җинаятьләр исемлегендә йөзләгән урлау очракларыннан тыш, катлаулы җинаятьләр дә аз түгел. Подполковник Сөләйманов, бөтен серләрне дә ачып бетерми генә, авыр җинаять кылган җинаятьченең өйдән чыгуын көтеп (бары тик йозак кына тышкы яктан эленгән була), тәүлек буена сарай башында печәндә ятуын искә алды. Шулай булып чыга да.
Күп фатирлы йортлар подвалларыннан, подъездлардан кышкыга әзерләнгән запасларны серияле урлауларны аксубайлылар әле дә хәтерли - элек күп нәрсә бикләнми иде. Ә каракларны Сөләйманов барыбер эләктерә.
- Әлбәттә инде, кеше буларак, кылынган җинаятьләрнең кайбер моментларын психологик яктан кабул итүе җиңел түгел, әмма тәртип сакчысы буларак гаеплегә җәза бирергә кирәк. Кеше үтерүчеләрне дә, көчләүчеләрне дә тоткарладым, алар, кагыйдә буларак, тормышта үз урыннарын тапмаган мескен кешеләр. Көчле кеше беркайчан да башкага кул күтәрми, зыян салмый, - дип аңлата подполковник. - Осталыкның аерым серләре юк, һәр хезмәткәрнең үз алымнары, ысуллары, табигый ки, мин үз һөнәремне бары тик канун кысаларында гына яраттым. Бүген дә МВД ветераны буларак, шул тармакта - сак оешмасында эшләвемне дәвам итәм.
Участок вәкиле Әхтәм Сөләйманов районда гына түгел, Татарстанда да җинаятьләрне ачу буенча лидер була, шул хезмәтләре өчен күптапкыр ведомство бүләкләренә лаек була. Сүз уңаеннан, участок милиционерларының югары офицер званиесе - майор, ә подполковник бик сирәкләргә генә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев