Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Сугышка беренче кергәннәргә

Истәлекле дата - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Киса авылында Чик баганасы урнаштырдылар. Әлеге торак пунктта 10 чик сакчысы яши, һәм алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиешле ихтирам күрсәтүне үзләренең бурычы итеп саныйлар. - Нәкъ менә чик сакчылары 1941 нче елның июнендә, беренчеләрдән булып, сугышка керә, -...

Истәлекле дата - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Киса авылында Чик баганасы урнаштырдылар.



Әлеге торак пунктта 10 чик сакчысы яши, һәм алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиешле ихтирам күрсәтүне үзләренең бурычы итеп саныйлар.
- Нәкъ менә чик сакчылары 1941 нче елның июнендә, беренчеләрдән булып, сугышка керә, - диде чараны оештыручыларның берсе Михаил Федоров. - Без авылның үсеп килүче буынына шул турыда сөйләүне үзебезнең бурыч итеп саныйбыз, чөнки безнең авылда ун чик сакчысы яши һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Петровна да сау-сәламәт.


Тантаналы митингны ачып, Яңа Аксубай җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, бу гади багана гына түгел, ул Дәүләт тамгасы, дип билгеләп үтте. Чик баганасын Җиңү белән кайткан якташлар һәм һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына урнаштырдылар, аның янында әләм күтәрү өчен колга (флагшток).
Шундый зур әһәмияткә ия чара уңаеннан авылда мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында тантаналы митинг үтте. Чиктә хезмәт итүчеләр аларга чик хәрбиләре тарихын сөйләделәр. Балалар сугыш чоры шигырьләрен һәм җырларын башкардылар. Митинг тәмамлангач, һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев