Җиңүчеләрне хөрмәтләделәр
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Советлар Союзы герое Борис Кузнецов Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар. Чакырылучылар исемлегендә безнең районнан җиде кеше - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл...
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Советлар Союзы герое Борис Кузнецов Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар.
Чакырылучылар исемлегендә безнең районнан җиде кеше - Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толы да бар иде. Шулай ук районның мактаулы гражданнары, Бөек Ватан сугышында катнашкан Елисей Тимирясов һәм Нина Телешева да барды.
Очрашуга аларны район башлыгы Камил Гилманов озата барды.
Тантанада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Ул сугыш ветераннарының, тылда станоклар артында, басу-кырларда көнне-төнгә ялгап хезмәт куеп, Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткән хатын-кызлар һәм балалар турында да әйтеп үтте. Президент, төрле милләт халкының бердәмлеге, каһарманлыгы, кыюлыгы гына дошманны җиңәргә ярдәм итте, дип ассызыклады.
Очрашуда катнашучыларга мультимедияле бәйрәм концерты күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев