Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына

Батыр элемтәче Алексеев

Без күп еллар үтүгә карамастан, икенче бөтендөнья сугышы геройларының батырлыгы белән чиксез горурланабыз. Иван Алексеев - дошманны җиңеп кайткан фронтовикларның берсе. Ул Түбән Баланда авылында туып үскән. Аңа 1942 елда 18 яшь тула. Егетне фронтка чакыралар. Кызылармияче 975 нче зенит-артиллерия полкында телефонист булып хезмәт итә. Ул командованиене элемтә белән тәэмин...

Без күп еллар үтүгә карамастан, икенче бөтендөнья сугышы геройларының батырлыгы белән чиксез горурланабыз.



Иван Алексеев - дошманны җиңеп кайткан фронтовикларның берсе. Ул Түбән Баланда авылында туып үскән. Аңа 1942 елда 18 яшь тула. Егетне фронтка чакыралар. Кызылармияче 975 нче зенит-артиллерия полкында телефонист булып хезмәт итә. Ул командованиене элемтә белән тәэмин итә. Көчле бәрелешләр вакытында телефон линиясен төзәтү өчен бик күп тапкыр гомерен куркыныч астына куярга туры килә аңа.


Беренче хөкүмәт бүләген - Кызыл йолдыз орденын ул 1942 елның җәендә ала. Безнең якташыбыз чын дәрәҗәдә кыю батырлык эшли. Рядовой Алексеев безнең гаскәрләр Юпитер районына килгәндә мөһим хәрби бурыч башкара - полк бүлекчәләре аша элемтә линиясе урнаштыра. Шунда ул траншеяда 2 оберефрейторны һәм бер солдатны күреп ала, ләкин югалып калмый. Аларны коралсызландырып, әсирлеккә ала.


1943 нче елның мартында аны үзәк фронтка күчерәләр. Аның бүләкләү кәгазендә менә ниләр язылган: "Соңгы һөҗүм итүләр вакытында ефрейтор Алексеев үзен оста һәм үткен разведчик итеп танытты. Ефрейторның үз эшен белеп башкаруы һәм югары сизгерлеге аркасында батарея бер генә дошман самолетын да кертми, һөҗүм итүләр вакытында дошманның өч самолетын бәреп төшерә. Виттенберг өчен барган көчле көрәштә ул җиргә төшүче самолетларны күзәтүче булып тора. Аның тарафыннан 2 миномет батареясы һәм 14кә якын пулемет нокталары билгеләнә. Алексеев үзенең шәхси коралы белән урманда качып урнашып, юлны ут эченә тоткан ике фаустпатронщикны юк итә. Хәрби батырлыклары өчен Иван Алексеев 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденына да тәкъдим ителгән була."


Иван Демьянович өенә Җиңү белән әйләнеп кайта. Ул илле яшькә дә җитмичә вафат була - сугыш аның сәламәтлегенә йогынты ясый. Авылда аны хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр. Аның батырлыгы турындагы материаллар җирле авыл мәдәният йортында саклана. Яшьләр нәкъ менә Иван Алексеев кебек геройлар мисалында тәрбияләнәләр дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев